Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: "Мин сөенәм, кайсыдыр күзлектән караганда, минем тормышым әйбәт..."

    «Үзеңне башка гарипләр белән чагыштырасың да, бәхетле булуыңны аңлыйсың», — ди шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева. Шулай булмый ни, гарипләр генә түгел, кайбер сәламәт кешеләр белән чагыштырганда да бәхетле шәхес бит син, Лилия. Синдәгедәй намус, иҗат, ихтыяр көче, сабырлык әллә бик күпләрдә бардыр дисеңме?! (Интертат, Гөлнар Гарифуллина)

    «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Бер-беребезгә булышу» проектының авторы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева (паспортта - Лилия Тимергалиева) кабат «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кунагы итеп күрү насыйп булды. Тормышында булган ачы вакыйгалардан соң ул безгә интервью бирергә килде. Ире Ришат белән аерылышкач, ничек яши, улы үлеменнән соң күңел җәрәхәтләрен вакыт төзәтәме, киләчәккә нинди хыяллар белән карый — бу хакта «Интертат» язмасында. 

    «Кешедә эреп китәргә, бөтен тормыш мәгънәсен күрергә ярамый»
    Лилия, Яңа ел якынлаша. Бу елны нинди кичерешләр белән тәмамлыйсыз?

    Бу ел минем өчен авыр булды, ләкин бер хыялым тормышка ашты — җәй көне гомеремдә беренче тапкыр диңгезгә бардым. Бертуган апам белән Төркиянең Белек шәһәрендә ял иттек. Диңгездән кайткач язылган шигырем дә бар әле.

    Бу елның нәтиҗәләре белән яңа баскычка аяк бастым. Киләсе елда ниндидер күтәрелешләр булыр дип уйлыйм. Бер урында тукталып торырга ярамый, алга барырга кирәк.

    Язмыш сынауларыннан соң нинди нәтиҗә ясадыгыз? Вакыт яраларны төзәтә диләр, бу чыннан да шулаймы?

    Мин хәзер хыяллана алмый башладым. Элек мин гомер буе хыяллар юк, планнар гына минем, дип йөри идем. Әмма аңладым: якты хыяллар булырга тиеш, тик фанатизм булырга түгел, «шулай булса, бәхетле булам» дип йөрергә кирәкми. Ә алай булмаса… алай булмаска да мөмкин бит. Шуңа күрә берничә вариант калдырырга кирәк. Бер генә вариант белән яшәсәң, бөтен тормышың чәлпәрәмә килгәч, югалып каласың икән. Шуны аңладым.

    Сынауларны җиңел кабул иттем, ләкин аларны үтү авыр булды. Нәрсә генә булса да, Аллаһы Тәгаләдән икәнен беләм, ләкин шул сынауларны кичерү, әлбәттә, читен. Корган планнарың югалгач, тоннель азагында яктылык күрмисең, шул яктылыкны күрмәгәч, бик авыр. Ул яктылыкны эзли-эзли бер ел, хәтта күбрәк уза бугай инде… Улым үлгәнгә ел ярым вакыт узды, әмма ничектер һаман көтү режимында. Булыр ул, яхшы булыр, ләкин хәзер үк түгел — шунысын беләсең.

    Мин сөенәм, кайсыдыр күзлектән караганда, минем тормышым әйбәт: эшем, торырга урыным (апада торам), кайтырга әти-әнием, туган нигезем бар. Шул плюсларны карагач, башка гарипләр белән чагыштырасың да, әле үзеңнең бәхетле булуыңны, әле бәхетне югалтып бетермәгәнеңне аңлыйсың.

    Кешедә эреп китәргә, бөтен тормыш мәгънәсен күрергә ярамый. Әгәр күрәсең икән, син аны югалткач, нәтиҗәдә, тормыш мәгънәсе дә югалган кебек була. Аек акыл белән карасаң, ул бит алай түгел, үткәннәргә елмаеп та карыйсың, әле ярый моны кичердем, дип тә карыйсың. Мин һәр хатын-кыз кебек бу тормышта бөтен сынауларны уза барам, әлхәмделлиләһ. Мин шулай килеп чыкканга да үкенмим, Хаҗда хыялланып теләкләр теләгәнемә дә үкенмим. Бәлки, шулай дөресрәктер. Әгәр алай булмаса, бәлки, начаррак булган булыр иде…


    «Бала үлгәннән соң беренче өч көнне хәтерләмим дә…»
    Балага узуыгыз Аллаһы Тәгаләдән бер могҗиза булдымы ул? Әмма моны бөтенләй үк көтелмәгән хәл дип әйтеп булмыймы?

    Мин өметләндем, иремне ир итәсем килде, аның әти булуы минем өчен зур шатлык булды. Бала белән җитәкләшеп йөрмәсәк тә, ул әти ролендә, ул хәзер дә әти.

    Мин балага узганымны беренче көннән үк сиздем, 2,5 ай беркемгә дә әйтмәдем. Токсикоз да булды, иптәшем, «нәрсәгә косасың» дип тә сорый иде — «майлы ашадым бугай» дип җавап бирә идем. Табиблар янына барсам, алар төшерергә кушачак иде, шуңа мин мөмкин кадәр суздым. Беркөнне апада кунганда, «нишләптер үзгәргән син» ди. «Юк инде», дим. Нәкъ шул көнне УЗИга барырга язылган идек. УЗИда расланды, ул көнне беркемгә дә әйтмәдек, икенче көнне апага шалтыратып әйттем — «үзегез беләсездер инде» дип, шок хәлендә калды. «Лилия, нишләп бетәрсез, ничек күтәрерсең икән?» дигән сораулар булды инде.

    Әтием бик авыр кичерде корсакка калуны, әти бик хисле кеше, минем өчен куркуыннан ничектер ябылды, баланы күмгәч тә әле аңышып җитмәде кебек. Әни кабул итте, әни андый баланы, ягъни мине үстергән бит инде ул. Бала исән калса да, ул әле сөенгән булыр иде.

    Холкыгыз белән әтиегезгә ошагансызмы сез?

    Мин нәкъ әти. Әни ягыннан җитдилек тә бардыр, гел елмаеп кына утырып булмый, ләкин бөтен холкым әти.

    Балага кагылырга, сыйпарга, кулга алырга рөхсәт иттеләрме?

    Мин үкенмим, баламны күрдем, ләкин тотып торулар, күтәрүләр булмады. Ул кувезда ятты. Мин бала янына кереп йөрдем, аның белән ике атна булдым. Аннан соң мине кайтарып җибәрделәр, бала янына килеп йөри аласыз, хәбәрләрен әйтеп торырбыз, диделәр.

    Иң авыры шул булды: Мәскәүдә операциядән соң, берничә көннән палатага чыгардылар. Палаталар тезелеп киткән, һәр әнигә балаларын алып килделәр, ә минекен алып килмиләр, бу бик авыр тойгы. Яңадан кан басымнарым күтәрелеп, тагын реанимациягә эләктем. Аннары аңладым: мин палатадан исән чыкмаячакмын. Баланы бирмәгәч, бирергә ярамаганын белсәм дә, нервыга бәрә бит. Мин табибтан: «Реанимациядән соң туры өйгә чыксам, мөмкинме?» - дип сорадым — «Алай чыгармыйлар инде, палатага чыгарга кирәк», - ди. «Зинһар өчен, мин беренче булыйм әле, палатага чыксам, сезгә яңадан керәм, мин моны беләм, миңа анда авыр», - дидем һәм туры чыгып киттем. Бу хастаханә кануннарына туры килми, бәлки, мине гаепләрләр дә, ләкин миңа алай уңайлырак булды.

    Реклама

    Казанда ирем белән күрешкәннән соң, авылга кайтып киттем. Мунчалар кереп тынычлану кирәк иде. Күпме генә тормыш иптәшем янында калырга теләсәм дә, исәнлегем моны рөхсәт итмәде. Үз өеңдә үз көең дигән кебек, өйдә җиңелрәк кичерелә, туган нигездә бигрәк тә.

    Баланың китүенә мин инде әзер идем. Бала 20 генә көн яшәп калды. Авылда берничә көн торгач, миңа шалтыраталар: «Я килеп җитәсез, я бала инде үлеп бара, күрми калырга мөмкинсез», диделәр. Без апам белән барырга булдык, билетлар белешә башладык. Ике көн дигәннәре ике генә сәгатькә калды: яңадан шалтыратып, «килеп алыгыз» диделәр. Аннары баланы алып кайтып, җирләү мәшәкатьләре…

    Бала үлгәннән соң беренче өч көнне мин хәтерләмим дә, дөресен әйткәндә. Авыр булды. Барыбер нинди генә хәлдә булса да, яхшыга өметләнгән идем: Аллаһы Тәгалә биргән икән, мәгънәсе бардыр, калыр дип уйлаган идем, яшәр кебек тоелды.

    Әлбәттә, табиблар алдан: «Сез артык хыялланмагыз, барысына да әзер торыгыз», - дип кисәткән иде. Кан басымым күтәрелде дә, операцияне ярты айга иртәрәк ясарга туры килде. Бала җитлегеп өлгерә алмады, баланың соңгы көннәрендә фотоларын җибәреп тордылар: мин күрәм, аңа авыр. Аллаһы Тәгаләдән сорадым: әгәр аңа китеп бару җиңелрәк, тормышы авыр була икән, нәрсәгә азапларга баланы? Мин риза, әгәр аласың икән, ал, дидем. Әгәр авыру бала булса, нигә баланы азапларга?

    Миңа бит инде табиблар йөкле икәнемне белүгә, «Әйдәгез, төшерегез, бала сәламәт булмый, барыбер үләчәк», - дигәннәр иде, ләкин ул вакытта да барыбер операция белән төшерттерәсе булгач, «Әйдәгез, мөмкинлек бирик әле», - дидем. Алар миңа каршы булды, «син тиле, син эгоистка» диделәр, ләкин мин аларга каршы бардым. Аллаһы Тәгалә биргән икән — тырышып карарга кирәк дидем, һәм үкенмим, тырышып карадым. Әлхәмделлиләһ, 20 көн әни булып карадым.

    Язмышка шулай язган булган инде. Аллаһы Тәгалә безне саклады, яклады дип әйтсәк тә була. Әгәр фатир бирсәләр, без бала алабыз, дип әйткән сүзебез бар иде. Шушы сүздән соң озак тормадык, балага уздым, шаккаттым мин аңа. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңлатты: бала булу белән генә бетми әле, диде.


    Ә нинди авырлыкта иде бала?

    Бәләкәй, ярты кг дан кечерәк, үсеп өлгермәгән инде. Практикада мондый бик аз балалар гына исән кала. Ул бик нәни иде, аның кемгәдер ошаган-ошамаганын да әйтеп булмый иде.

    Бу вакыйгадан соң Ришат белән күпме бергә тордыгыз?

    Бер ярты еллап яшәдек. Безнең аерылу сәбәбе балада да түгел, сәбәпләрен әйтмибез дип сөйләштек. Бу безнең икебез һәм Аллаһ арасындагы сер, ләкин кешеләр бит алар уйдырмалар ярата. Уйдырмалар ясамаска киңәш итәм, чөнки бу серне барыбер беркем белә алмаячак. Без дуслар булып калдык, араларыбыз җылы, аралашып торабыз. Бер-беребезгә якын кешеләр. Күпме бергә яшәгәч, барыбер уртак кызыксынулар, уртак сыйфатлар туа.

    Без шулай сөйләштек: кем дә булса кемне дә булса очратканчы, гаилә тормышы төзегәнче, аралашабыз, ләкин аннан соң күрешүләр минимумга калачак.

    Аннары сезне бала да якынайтты бит инде?..

    Әлбәттә, мин Ришатка, гомумән, сокланам. Кеше буларак, баланың әтисе буларак, бик хөрмәт итәм. Чөнки башка ир-атлар югалып кала алганда да ул үзендә көч тапты. Беренчедән, баланы калдырырга ризалашты. Башта табиблар әйткәч, ул каршы иде, «Лилия, әйдә, төшертәбез», - диде, ләкин төшертергә инде соң иде. Мин аңа аңлаттым да, икебез дә консилиумга баргач, баланы калдырырга дигән фикергә килгәнебезне әйттек. Мин аның өчен дә рәхмәтле аңа. Баланы әти, я имам кеше ләхеткә салырга дип кулына тотып алып бара, Ришат үзе алып барып салды. Минем өчен аның ягыннан зур адым булды. Аның көчле, сабыр кеше булуына тагын бер төшендем. Моны бөтен ир-ат та эшли алмый, минемчә. Улыбыз Салаватны минем туган авылда — Буа районы Күл-Черкен авылында җирләдек.

    Ришатның әти-әнисе белән элемтәдәме сез?

    Шалтыратсалар, сөйләшәм. Без бит дуслар булып калдык. Нишләп без дошманлашырга тиеш?! Шулкадәр уртак әйберләребез булды, шуңа дуслар булып калмауны, гомумән, күз алдына китермим. Кемдер каршы булса да, безнең утырып сөйләшкән сәгатьләребез бар. Без кайсы очракта гына аралашмый башлауны утырып сөйләштек. Ул авылга кайтып йөри, баланың каберен чистарта. Минем өчен бу мөһим, чөнки әти кеше өчен баласын хәтерләү - зур эш. Әти кеше зиратта чистартырга тиеш, бигрәк тә минем хәлдән килмәгәндә.

    Улыгызның төшегезгә кергәне юкмы?

    Юк. Аллаһка шөкер дип тә әйтә алам, чөнки сәдакалар биреп торгач, укытып торгач, тынычлап ятадыр, Аллаһ боерса.

    Дәвамы https://intertat.tatar/news/society/11-12-2021/shagyyr-liliya-s-lahetdinova-timergalieva-hyyallarymny-ulym-bel-n-berg-k-mdem-5844890

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: