Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Я миңа кияүгә чыгасың, я берәүгә дә булмыйсың. Машинаны менә шушы текә таудан очыртам»

    Тора–бара төн уртасында исерек хәлдә пәйда була башлады. Тыныч кына кайтып  ятса, бер сүз юк. Кул күтәрә. Үзе хәлдән тайганчы кыйный. Төне буе.

    Чат башында машина көтеп торам. Тыз–быз үтеп йөриләр, тик ник берсе туктасын. Булмады, уңышсыз юлга чыкканмын, дип кайтып китәргә генә уйлаган идем, яныма чыҗылдап бер машина килеп туктады.

    – Утырыгыз, алып кайтам, – диде елмаеп руль артында утырган урта яшьләрдәге бик чибәр ханым.

    Елмаюдан бөтен йөзе нурга күмелгәндәй булды. Кәефе яхшы, күрәсең.

    – Без бер якка микән соң?

    Ханым башын артка ташлап көлеп җибәрде. Аның кәефе миңа да күчте, елмаеп куйдым.

    – Борчылмагыз, бу якка бер генә юл. Килеп төртелгәнче барасың.

    Утырып киттем. Ханым бераз гына тын утырды да, сүз башлады.

    – Сәкинә исемле булам мин. Туган якларга ерак һәм озак сәфәрдән кайтып киләм. Киткәндә агачлар яфрак ярып кына килә иде әле, хәзер бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән. Бигрәк матур. Елмаясы гына килә.

    Аның белән ризалашкандай, башымны селкедем. Нишләптер, сөйләшәсем килмәде. Шунда Сәкинә үзе дә сизмәстән кычкырып җырлап җибәрде.

    Гомернең асылын аңлагыз,

    Яраткан ярларсыз калмагыз.

    Җырының соңгы юллары ничектер йөрәк түреннән сыкрап чыккандай тоелды. Борылып йөзенә карамыйча түзә алмадым. Ханымның йөзеннән елмаю качкан, күзләре тоныкланган, тулы, матур битләреннән күз яшьләре агып–агып төшә.  Күз карашымны тойды Сәкинә, кул арты белән битләрен сыпырып алды. Йөзе тагын май кояшы кебек балкыды. Хәтта машина салоны да яктырып киткәндәй булды.

    – Нинди сәер хатын булды бу, дисезме? Шундый булмасам, башыма килгән кайгы–хәсрәтләргә түзә алмаган булыр идем мин.

    – Ни булды соң? – дип уңайсызланып кына сорап куйдым.

    – Мәхәббәт утында яныгыз,

       Ялгызлык утында янмагыз.  

    Эх! Һаман да мәхәббәт инде.

    Мәхәббәт? 50 яшьләр тирәсендәге ханымның 18 яшьлек кызлар кебек мәхәббәт турында әйтүе сәер тоелды.

    – Нигә аптырадыгыз? Мәхәббәт ул яшьне сорап тормый икән, – диде ул, уйларымны сизгәндәй. – Гашыйк булган, җавапсыз мәхәббәт утында яна, дип уйлый күрмәгез. Юк, ул мәхәббәт минем бугазда тора. Тыңлыйсызмы? Сөйлимме? Ичмасам, эчем бушап, җиңеләеп калырмын.

    Сәкинә минем җавапны көтеп тә тормыйча тормышы турында сөйләп китте. Аңа карап, мондый да тормыш була икән, дип, хатын–кызның түземлегенә шаккатып бардым.

    Үтә дә чибәр, чая, үткен кыз була ул. Егетләрнең күзләрен яндыра. Ә берсенә үзе гашыйк була. Озак йөрешмиләр, өйләнешеп тә куялар.

    – Тик безнең характерлар туры килмәде. Равил өй тавыгы булып чыкты. Эштән кайта, ашый–эчә дә, диванга кырын барып ята. Аннан караватка күчә. Ә минем тормышның бөтен ямен, тәмен белеп яшисем килә. Кино, театрларга йөреп, экскурсияләргә барып, ял итеп. Тик кая ул, бу хакта авыз ачарга да ярамый. Юләр, 17 яшеңдә кияүгә чыгып китмәсәң соң, дип үземне сүктем. Башыңа тай типкән булгач, нишлисең инде. Аерылып кына китәр идем дә, бала көтүемне аңладым. Түздем. Кызыбыз тугач, аңа алдандым. Бик яраттым мин аны. Бөтен назымны аңа бирдем. Иремә бу да ошамады. Миңа мөнәсәбәтең үзгәрде, дип бәйләнә башлады. Тора–бара тавышлану көндәлек режимга күчте.  Аерылышуга ук барып җитте. Озакламый Равил үзе кебек үк йомыкый гына бер хатынга өйләнеп тә куйды. Яшиләр.

    Балалыктан чыгып, тәмам тулып–пешкән, хатын–кыз матурлыгы иңгән Сәкинә дә көтмәгәндә гомерлек мәхәббәтен очрата. Ике баласы белән тол калган, җитәкче урында эшләгән гәүдәле, сөйкемле ир–ат аны тәмам әсир итә.

    – Әниләреңнән сорарга киләм, әйтеп куй, әзер булып торсыннар, – диде бу беркөн. Әнигә кайтып әйттем. «Кызым, бер авызың пеште бит инде, тагын кая ашкынасың. Үзеңнең балаңны гына кеше итеп үстерсәң иде. Ә син өстәвенә ике балага  үги  әни булырга җыенасың», – дип сүгеп атты әни. Әти дәшмәде. Кулын гына селтәде. Янәсе, барыбер мине тыңламыйсың. Их, шул чакта каршы чыгып, өстәл сугып кычкырган булса.

    Икенче көнне Дамирга әнинең риза булмавы турында әйттем. Машинасына утыртып алып китте дә, текә яр кырына ук алып килеп туктатты. «Я миңа кияүгә чыгасың, я берәүгә дә булмыйсың. Машинаны менә шушы текә таудан очыртам», – диде. Телсез калдым. Тәрәзәдән аска карадым да, үземнең елгада ятуымны күз алдыма китердем. Ризалык бирүдән башка чарам калмады. Шунда ук үзенә алып кайтып китте.

    Шулай башкалардан аерылып торган зур йортка килен булып төшә Сәкинә. Аларны Дамирның 15 яшьлек улы белән 13 яшьлек кызы каршы ала. Икенче көнне хатынның җиде яшьлек кызын да алып киләләр.  Балалар да бер–берсенә тиз ияләшә, өлкәннәр дә яратышып яши. Тормыш үз сукмагыннан акрын гына алга үрмәли, елларны барлый. Сәкинә балаларны үзенеке, ирнекенә аермый, назын, ана мәхәббәтен барына да бертигез бүлә. Яраткан иренеке бит балалар, димәк, аныкы да. Марат белән Ясминә дә яраталар үзен, әни дип тә дәшә башлыйлар. Тиздән уртак балалары дөньяга аваз сала. Тик…

    – Иремнең сөяркәсе булуы турындагы хәбәр миңа да килеп иреште. Миңа да диюем шуңа, бу хакта бөтен авыл белгән, мин генә читтә калганмын. Соңга калып кайта иде инде ул. Тик җитәкче урында эшләгәч, шулай тиештер, дип таптым. Тора–бара төн уртасында исерек хәлдә пәйда була башлады. Тыныч кына кайтып  ятса, бер сүз юк. Кул күтәрә. Үзе хәлдән тайганчы кыйный. Төне буе.

    Андый чакта балаларына якын килергә кушмый Сәкинә, аларга да эләгер, дип курка. Шуышып барып караватына ята да, тавышсыз гына елый. Икенче көнне кабат шул хәл. Аек чагында тыеп та карый ирен, оялтырга да тырыша, куркытмакчы да була. Тик кая ул. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән генә керми. Түзә хатын. Иртән эшкә барырга кирәк, гәүдәне селкетеп булмый, һәр сөяге сызлаган күк тоела. Балаларга сиздермәс, аларны борчымас өчен күз яше аша елмаеп мәктәпкә озата үзләрен. Төнлә берни булмагандай өстәл янына килеп утырган ире каршында да сер бирергә теләми. Әмма йөрәк таштан түгел шул. Сәкинә хастаханәгә эләгә.

    Атнадан артык хастаханә ишеген таптап, ире бераз акылга утыргандыр, дип ялгыша Сәкинә. Кайту белән тагын шул хәл кабатлана. Хәзер инде хатын акыллырак эш итә. Һәрхәлдә үзенә шулай тоела. Балаларын җыя да, ире кайту белән кача–поса чыгып китү ягын карый. Ул йоклап киткәч кенә кайталар. Шулай бер агач төбеннән икенчесенә йөреп вакыт үткәрә. Үзен түгел, шушы тормышка дучар ителгән балаларын җәлли. Китеп кенә барыр иде, дүрт бала бит! Иренекеләр дә әтиләре белән калырга теләми. Дамир хатынының чарасызлыктан интегүен күреп тантана итә. Шул дәрәҗәгә барып җитә ки, балаларны алып чыгып китүе була, сөяркәсен шунда ук өенә алып кайта. Моны сизеп алган хатын, ниһаять, ныклы бер карарга килә.

    Беркөн ире капканы ачып керү белән өеп куелган киемнәрен күреп ала. Һәрвакыттагыча, ишекне тибеп кенә ачмакчы булып аягын күтәрә. Тик өлгерә алмый, лапастан чыгып килүче хатынының тавышына сискәнеп китеп, аңа борыла.

    – Өйгә керергә азапланма да, Дамир. Бар сөяркәң янына. Тынычлыкта калдыр безне. Үзем өчен борчылмыйм, балалар турында уйлыйм. Алардан оят, – ди Сәкинә, ыжгырып үзенә таба килгән иреннән артка чигенеп.

    Юк, гаебен танып гафу үтенү түгел, матур гына итеп чыгып та китми Дамир. Ул хатынын бер сугуда җиргә бәреп сала һәм типкәли-–типкәли арганчы кыйный да, чемоданнарын алып чыгып китә. Капка ябылуга әтисеннән куркып бер почмакка поскан улы йөгереп чыга, әнисен торгызып өйгә керергә булыша.

    Анда да бер ай ятты Сәкинә хастаханәгә. Бу юлы Дамир аның янына килү түгел, балаларының да хәлен белергә теләми.

    – Ярый, балалар, ялгыз яшәргә күнегик. Югалмабыз, Алла боерса. Сез  кечкенәләр түгел инде. Ә мин эшкә керемен, – дип юата дәваланып өйгә кайткан ана аларны.

    Тик эшкә урнашуы алай бик җиңелләрдән булмый. Дөресрәге, эшен таба,  әмма кая бармасын, җитәкче постны биләгән иренең сүзе өлгеррәк булып чыга. Берничә генә көн эшләргә өлгерә Сәкинә, кайберләре җайлап, икенчеләре мескен хатынны җәлләп, китәргә кушалар. Сәбәбен аңлату юк, бары берсе генә берни аңламаган хатынның күзен ача. «Иреңнән сәлам хаты бу. Синнән шулай үчен ала», – ди.

    – Ничек инде, аның балаларын туендыру өчен миңа акча кирәген белә бит ул. Үзе дә булышмый, эшләргә дә ирек бирмимени? – диюенә тегесе җилкәсен генә җыера. Янәсе, анысы минем эш түгел. Ир белән хатын арасына тыгыласы килми.

    Йөрәге әрнеп кайта Сәкинә өенә. Балаларга күрсәтмәс өчен ишегалдындагы аулак бер урынга керә дә, эче бушаганчы елый. Шунда ул иңнәрендә кечкенә генә йомшак кул җылысын тоя. Борылып караса, кызы.

    – Кирәкми, әни, елама, синең янда без бар бит. Ә әти берүзе. Сагыначак әле ул безне, әйтте, диярсең, – ди сабый кесәсеннән чыгарган кульяулык белән әнисенең күз яшьләрен сөртеп.

    Аның олыларча әйткән бу сүзләре Сәкинәне айнытып җибәрә.

    – Дөрес әйтәсең, кызым. Сез – минем ходай биргән байлыгым. Дөнья мәшәкатьләре, юк–бар өчен күз яше әрәм итеп тормыйк әле, – ди бер–бер артлы янына килеп баскан балаларын күкрәгенә кысып.

    Шуннан соң никадәр авыр чаклары булса да, күзләренә генә карап торган сабыйларына күрсәтергә тырышмый. Авырлыклар алдында башын ими, кеше сүзенә колак салмаска тырыша, күз яшьләрен эченә йота.

    – Бер ипи алырлык акча калмаган вакытларым булды. Айлар буе ит күрмәдек. Балалар дәшмәделәр, түзделәр, бик тырыш булдылар, укыганда да йөзгә кызыллык китермәделәр. Ә язмыш барын да үз урынына куя икән. Тора–бара безнең дә тормыш рәтләнеп китте. Яхшы кешеләр, дуслар булышты, – ди Сәкинә. – Шулай бар булганга сөенеп, матур гына яшәгәндә безнең йорт капкасыннан тагын борчу «атлап керде», иремнең беренче хатыныннан булган кызы Венера ирсез бала алып кайтты. Ул елларда, бигрәк тә авыл җирендә бу хурлык иде. Ә Венераның исе дә китмәде, кызын миңа калдырды да, икенче кешегә кияүгә чыгып читкә китте.

    Биш яшенә кадәр үстерә Сәкинә оныгын. Ана назын күрсен, дип тырыша. Авырган чакларында төннәр буе янында утырып чыга. Бала да аңа тәмам ияләшә, «әни» дип дәшә. Әллә нигә бер хәбәр салган үз әнисе аны бар дип тә белми. Кайтканда да баласының янына түгел, әтисе белән аның сөяркәсе янына ашыга. Ә аннан соң ниндидер күңелсезлек буласын көт тә тор. Соңгы тапкырында әнә Сәкинәгә судтан повестка килеп төште. Аны укыганнан соң хатын баскан урыныннан кузгала алмыйча, телсез калып бик озак тора. Олы улы килеп дәшкәннән соң гына аңына килә.

    – Ни булды, әни? Йөзең качкан.

    – Менә сеңлең үги әни баланы үз әнисенә бирми, дип гариза язган. Мине судка чакыралар, – ди хатын телен чак әйләндереп.

    Улы кәгазьне әнисе кулыннан тартып ала да, «күрсәтәм әле мин аңа күрмәгәнне» дип мыгырдана–мыгырдана бүлмәдән үк чыгып китә. Тик бер юлдан язганны алай җайлы гына туры юлга бастырып булмый шул.

    – Бардым судка. Баланы әнисенә  бирергә, диделәр. Кызым өйгә үзе генә түгел, суд приставлары белән килде. Ә бала әнисеннән ычкынып, минем муенга килеп сарылды. «Әни, әнием, җибәрмә мине. Син минем әнием», – дип өзгәләнүләре әле дә күз алдымда. Кулымнан йолкып диярлек алып чыгып киттеләр сабыйны.

    Сәкинә күз яшьләрен сөртеп алды. Күренеп тора, бу вакыйга аның йөрәгендә бик авыр тойгылар калдырган. Оныгын шундый ямьсез итеп алып китүләре түгел, юк. Үзем тәрбияләргә телим, моңарчы караганың өчен дә рәхмәт, дип яхшылап әйткән булса да бирә иде ул аны. Баланы тапкан кеше багарга тиеш. Бөтен назын биреп, үз баласыдай якын итеп үстергән кызының шулай мыскыл итүе өчен йөрәге әрни аның. Дәшми, монысына да түзә ана йөрәге. Оныгын өзелеп сагынса да түзә. Төннәр буе мендәренә капланып елап чыга. Кызы бер аңлар, бу кыланмышы өчен оялыр, килеп гафу үтенер, дип өметләнә. Шулай килеп чыга да. Еллар үтеп, күңеле бераз тынычланган хатын көннәрдән бер көнне ишек төбендә кызы Венераны күреп имәнеп китә. Ә тегесе йөгереп килеп алдына тезләнә дә, аякларын кочаклап елый башлый.

    – Әнием, бәгърем, зинһар, гафу итә күр мине. Синең алдыңда гаебем бик зур. Рәнҗетүем өчен үземне гомердә дә гафу итмәячәкмен.

    Сәкинә бер мәл тын тора да, туктаусыз аккан күз яшьләрен кул арты белән сөртеп алып, кызы янына тезләнә. Ни дисәң дә, бала бит. Аның шулай өзгәләнүен күреп, ана гафу итми кала аламы соң? Ул көнне алар бик озак сөйләшәләр. Бу күренеш ана белән кыз арасына җылылык өрә…

    – Көннәрдән беркөнне иремнең сөяркәсе үлде. Үзе әтисе янына кайтты. Беләм, ялгышуын аңлады инде ул, үкенде, һай, үкенде. Тик кирегә юл юк шул инде. Мин җәлләп, бәлки, гафу да итәр идем. Тик балалар…

    – Тилмереп яшәмәсен, кайтарыйкмы әллә әтиеңне? – дип сорадым беркөн  үги улымнан.

    – Сиңа бик кирәкме ул? – дигән сорауга каршы соравын ишетеп аптырамадым.

    Чыннан да, кирәкме ул аңа? Балалары хәзер гаиләле, кияү-киленнәре дә яхшы, оныклары үсеп килә. Дөньясы түгәрәк.  Дөрес әйтә өлкәннәр, ирдән калган хатын беркайчан да югалмый.

    …Мин авылым турысында төшеп калдым, Сәкинә юлын дәвам итте. Аның кычкырып җырлаган тавышы гына ишетелеп калды.

    Гомернең асылын аңлагыз,

    Яраткан ярларсыз калмагыз…

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: