Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

Кондызлар арта, куяннар кими

Гыйнвар, февраль айларында районның аучылык хуҗалыкларында җәнлекләрнең эзләрен санау үткәрелде. Бу һәр елны башкарыла торган эш. Әлеге санау нәтиҗәләре буенча күпме җәнлек барлыгы исәпләп чыгарыла. Шуның буенча алдагы сезонда ауны ачаргамы, юкмы икәнлеге ачыклана, ау нормалары билгеләнә. Тулырак »

Шура урманында саклаулык

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән республикада яңа табигый саклаулыклар оештырылды. Алар арасында Арча районының Шура саклаулыгы да бар. Биредә бездә яшәүче тавыклар  семьялыгына кергән иң эре кошлар – суерлар яши. Тулырак »

Аларга эш кенә бир

“Арча КСМы” ширкәте быел Иске Чүриле мәдәният йортын, Арча шәһәренең 5 номерлы һәм Күпербаш авылы балалар бакчаларын ныклап төзекләндерә. Тулырак »

100 лет Тасср

Шагыйрь тормышында — Сосна пүчинкәсе

Балтач районының Сосна Пүчинкәсе авылына 1868 елда районның Сосна авылыннан күченеп килгән Хәйбулла, Мотыйгулла, Ибраһим, Вилдан, Мөхәммәдияр, Хәмзә, Гани, Фәтхулла исемле игенчеләр тарафыннан нигез салына. 1880 елда ук авылда кечкенә мәчет булган. Аның имамы вазыйфаларын Мөхәммәтшакир Фәйзуллин башкарган, ул хәзерге Әтнә районының Мөндеш авылыннан булган. Тулырак »

Яңа Кенәр балалар иҗаты йорты укучылары конкурстан лауреат булып кайтты

Казан шәһәрендә «На высоте» дип исемләнгән фестиваль-конкурс узды. Бу конкурста матур биюләре белән чыгыш ясап, Яңа Кенәр балалар иҗаты йорты укучылары Азалия Нуриева (җитәкчесе Нуриева Гөлчәчәк Фәритовна) һәм Нәргизә Фәйзрахманова (җитәкчесе Абдуллаҗанова Гөлгенә Гарәфетдиновна) II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар.

«Нур»лар дөньякүләм кино фестивалендә җиңү яулап кайтты

Казанда узган дөньякүләм кино фестивалендә “ Нур” телестудиясе “ Яшь режиссерлар” номинациясендә җиңү яулап кайтты. Фестивальдә студия “ Бабакай серләре “ дигән яңа төшерелгән фильм белән катнашты. Тулырак »

Хөрмәтле Арча районы халкы!

Россиянең Татарстандагы федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе тарафыннан монополиягә каршы торуны көйләүгә бәйле төп максатлар һәм бурычларны аңлату буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Эш барышында районда яшәүчеләр, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр федераль монополиягә каршы хезмәт компетенциясенә кергән сораулар буенча консультация ала ала. Тулырак »

Ветеринария җитәкчесе Арчада

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Арча районының “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә терлекләрне кышлатуның барышы белән танышты. Тулырак »

Рәнис чаңгыда беренче!

Арча стадионында 40 яшькә кадәрле ир-атлар стартка тезелеп басты. Район мәгариф учреждениеләре башлангыч профсоюз оешмалары командаларының чаңгы ярышы турында сүз бара. Ир—егетләрдән: «Кем беренче килер, дип уйлыйсыз?» — дип сорыйм. «Билгеле инде кем киләсе!» — диләр болар. Һәм ишарәләп Рәнис ягына күрсәтәләр.  Тулырак »

Яз ишек кага

26 февральдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Арча район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов Арча районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итүдә катнашты. Тулырак »

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.