erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буйлап автомарафон узды

12 сентября 2019, 11:24

1346

0

0

11 сентябрь — көзнең матур, сихри төсләргә бай вакыты. Шул көнне Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр дөньяга килә һәм туган көнендә ул “Әтием эзләреннән...” исеме астында оештырылган әдәби автомарафонда катнашу өчен туган ягына кайтты. Бу көнне “Казан арты” музееның “Әдәбият һәм сәнгать” бүлегендә аңа багышланган күргәзмә эшләде, Арча үзәгендәге язучылар аллеясында Мөхәммәт Мәһдиевнең рухына чәчәкләр салынды, якты хатирәләр белән уртаклашылды. Гәүһәр Хәсәнова, Мөхәммәт Мәһдиевнең апасының кызы Җәүһәр Галимова, язучы Вакыйф Нуриев, журналист Риман Гыйлемханов, Арча районының администрация, мәдәният бүлеге, музей хезмәткәрләре катнашкан автомарафында тукталышлар түбәндәге маршрутларда булды: музей-Арча үзәге-Казанбаш-Үрнәктәге көллият-Үрнәкнең Сосновка өлеше- урман юлы-Сеҗе-Сикертән-Гөберчәк зираты-Гөберчәк. Сәяхәттән һәркем рухи көч туплап китте.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X