erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Арчада волонтерлар райондашларыбызга санлы телевидениегә күчәргә ярдәм итте

14 октября 2019, 16:54

1230

0

0

14 октябрьдә санлы телевидение эшли башлаган көнне аны үзләре генә тоташтыра алмаучы райондашларыбыз район администрациясенә һәм бердәм номер буенча волонтерлар ярдәменә мохтаҗ булуларын әйтеп мөрәҗәгать иткән. Арчаның Шәрык өлеше өчен җаваплы волонтер, мәгариф хезмәткәре Максим Ильясов бүген ике гаиләгә барып, санлы телевидениегә тоташтырырга ярдәм итте. “Санлы телевидение буенча волонтер булырга май аенда ук әзерләгәннәр иде. Районда махсус укып кайткан волонтерлар утызлап без. Нигездә, информатика укытучылары. Аннан, мәктәпләрдә үзебез югары сыйныфта укучылар арасында да өйрәтеп, волонтерлар әзерләдек”, — ди ул. Максим Зиннур улы ике гаиләгә дә ярдәм итеп, җентекләп аңлатты, төрле очраклар булырга мөмкинлеген истә тотып, киңәшләрен бирде. Арчада яшәүче, волонтер ярдәмен күргән Галәвиевлар һәм Федоровлар гаиләләре бүгеннән санлы телевидениене рәхәтләнеп карый алачак.  .

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X