erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

“Казан арты” музее хезмәткәрләре Арчаның 1 нче балалар бакчасында кунакта булды

10 сентября 2019, 15:20

1131

0

0

Һөнәр сайлау җиңел түгел. Бу хакта кеше балачагыннан ук хыяллана башлый. Хәзерге заманда киләчәк буынның һөнәр сайлавына, хезмәт эшчәнлеген формалаштыруга зур игътибар бирелә. Шул уңайдан, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда яхшылык, патриотлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, өлкәннәрнең һөнәри эшчәнлеге турында аңлату, хезмәт тәрбиясе дә мөһим булып тора. “Казан арты” музее хезмәткәрләре әлеге теманы юлдаш итеп алып, Арчаның 1 нче балалар бакчасында кунакта булды. Балалар белән уздырылган сөйләшүдә алар “Мин эшче булыр идем...”, Нәрсә ул һөнәр?”, “Синең әти-әниең кем булып эшли”, “Миңа нинди һөнәрләр ошый” темаларына тирәнрәк тукталды, һөнәр турында балаларга әйтем, мәкальләр җиткерде. Балалар зур кызыксыну белән үзләрен чәчтараш, пешекче, табиб, төзүче һөнәрләрендә сынап карады һәм иң мөһиме, барлык һөнәрләрнең дә кирәкле, кеше хезмәтне яратырга тиеш икәнлекне аңладылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X