erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Әтисенең эшен дәвам итә

09 сентября 2019, 09:53

1317

0

0

Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү - әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бик күп вакыт, төгәллекне, татар һәм рус телләрен тирәнтен белүне таләп иткән хезмәтне якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова яратып башкара, бүгенге талантлы татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне бик теләп дәвам итә. Гәүһәр Хәсәнова әтисе Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәк халкы, бабасы Гомәр Бәширов төзеткән Яңа Сала мәктәбе коллективы, үзенең туган авылы Казанбаш белән даими элемтәдә тора. Ул район күләмендә оештырылган очрашуларда теләп катнаша, мәктәпләрдә укучылар алдында чыгышлар ясый. Бу көннәрдә якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова –Мәһдиева үзенең олы юбилеен билгеләп үтә. Без аны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X