Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Слайдер

    • 11 ноябрь 2019 - 14:32
      Әтнә театры "Арча" радиосында кунакта
      Бүген "Арча" радиосында кунакта Әтнә дәүләт драма театры артистлары - Рәзинә һәм Нияз Заһидуллиннар һәм якташыбыз Айдар Вәлиев булып китте. Алар Арчадагы тамашачылары белән туры эфирдан аралашып, үзләренең иҗаты, киләчәккә планнар турында сүз алып барды. Сүз уңаеннан, иртәгә әтнәлеләр Арча тамашачысына яңа спектаклен тәкъдим итәчәк. Райондашларыбызны 12 ноябрь көнне кич Арча Мәдәният йортында көтеп калалар.
    • 11 ноябрь 2019 - 11:11
      Арчаның волейболчы егетләре Кукмарадан 2 нче урын алып кайтты
      10 нчы ноябрьдә “Зилант” спорт мәктәбендә Кукмара районы беренчелегенә 2007-2008 нче елгы егетләр арасында волейбол ярышлары узды. Ярышта Арча районы җыелма командасы да катнашып, 2 нче урын яулады. Һидиятуллин Әлфис “Иң оста уенчы” исеменә лаек булды һәм статуэтка белән бүләкләнде. Команданың тренеры – Гатауллин Нияз Шәүкәт улы.
    • 11 ноябрь 2019 - 10:23
      Арчаның яшь рәссамнары күренекле рәссамның күргәзмәсендә булды
      8 ноябрьдә Арча сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате һәм инглиз теле укучылары (укытучылары А.Кәримова, А.Галимҗанова, Г.Котдусова) "Казан арты музеенда рәссам Надия Фәхретдинованың "Прекрасные взоры истории" күргәзмәсен карады. 
    • 11 ноябрь 2019 - 08:56
      Арча сәнгать мәктәбе укытучылары "Җырлыйк әле!" тапшыруында катнашты
      10 ноябрьдә Арча сәнгать мәктәбе укытучылары “Җырлыйк әле!” телевизион тапшыруында төшеп кайтты. Алена Ганиева, Булат Сафиуллин һәм Альбина Фатыйхова тапшыру барышында үзләренең җыр-моңга булган сәләтен милләттәшләребезгә дә тәкъдим итте. Нәтибәләргә килгәндә, Алена Ганиева җиңүче булып танылды һәм "Татар җырын югары зәвык белән башкарып, милли моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләгән өчен" диплом белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да истәлек бүләкләренә ия булды.  
    • 8 ноябрь 2019 - 15:09
      Арчалар Казанда ярминкәдә
      Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган ярминкәдә арчалылар Казан халкын кирәкле авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә тәэмин итеп калмыйча, җыр-биюләре белән дә күңелләрен күтәрде.
    • 7 ноябрь 2019 - 16:41
      Арчада Луи Брайль системасы буенча республика конкурсының зона этабы узды
      Арчаның Үзәк китапханәсендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Арча җирле оешмасы берлән берлектә "Дөнья бармак очларында" дигән Луи Брайльнең рельеф-нокта системасын иң яхшы үзләштерүче республика конкурсының зона этабы узды. 
    • 5 ноябрь 2019 - 15:37
      Сәнгать мәктәбендә концерт
      Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан сәнгать мәктәбендә концерт булды
    • 31 октябрь 2019 - 16:15
      Лагерьга йөрүче балалар “Казан арты” музеена сәяхәт кылды
      Арчаның 5 нче гимназиясендәге көзге лагерьга йөрүче балалар музейга кунакка килде. Балалар “Әкияткә сәяхәт” дигән интеллектуаль уенда катнашып, сорауларга җавап бирде. Музейдагы чарадан алар шатлык хисләре төяп китте.
    • 31 октябрь 2019 - 11:05
      Яңа туган балалар аллеясы
      “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык паркы”н киләчәктә яңа туган балалар аллеясы да бизәп торачак.
    • 30 октябрь 2019 - 16:27
      Имамнар һәм мөгаллимәләр җыены
      Бүген Арчада имамнар һәм мөгаллимәләр җыены үз эшен башлап җибәрде. Ул ике көн дәвам итәчәк. Җыенда район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның хисабы, укыту-тәрбия мәсьәләләре карала.
    • 29 октябрь 2019 - 14:42
      Ашытбаш һәм Мөндеш почта бүлекчәләре - бәйге җиңүчеләре
      «Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почтальоннарны бүләкләделәр. Ашытбаш һәм Мөндеш почта бүлекчәләре (җитәкчеләре Лилия Гатауллина һәм Елена Насыйбуллина) узган елның шушы чоры белән чагыштырганда иң күп кешене журналга яздырып, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үткәргән бәйгедә җиңеп чыктылар һәм 30ар мең сум акчалата бүләккә ия булдылар.
    • 25 октябрь 2019 - 15:57
      Арча укучылары Мирбат Хәстиека багышланган күргәзмәне карады
      Арчаның 1 нче мәктәбе укучылары "Казан арты" тарих-этнография музеенда Мирбат Хәстиека багышланган күргәзмәне карады.
    • 25 октябрь 2019 - 08:54
      Ашытбашта шашка уйнадылар
      23 октябрьдә Ашытбаш урта мәктәбендә укучылар арасында рус шашкасы буенча зона турниры үткәрелде. Беренче урынны Яңа Кишет мәктәбе укучылары яулады. Ашытбаш мәктәбе – икенче, Балтач гимназиясе – өченче, Яңа Кырлай мәктәбе дүртенче урында.
    • 24 октябрь 2019 - 08:29
      Арча районы башлыгы алдынгыларны бүләкләде
      Арча район башлыгы Илшат Нуриев 23 октябрьдә туфрак эшкәртүдә яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Ашыт” ширкәте тракторчысы Рәшит Вахитовка, “Ташкичү” ширкәте тракторчысы Илфар Галәветдиновка, “Таң” ширкәте тракторчысы Рәфкать Закирҗановка, “Аю” ширкәте тракторчысы Данил Лотфуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
    • 21 октябрь 2019 - 16:30
      Арчаның яшь көрәшчеләре Казаннан җиңү белән кайтты
      19 октябрьдә "Ак Барс" көрәш сараенда 2002-2003, 2004-2005 нче елгы егетләр арасында ачык турнир узды. Тренер Ф.Һидиятуллин  җитәкчелегендәге Арча районы командасы бу ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.
    Реклама