Хезмәттәшебез Рәзинә Тимергалиеваны юбилее белән котлыйбыз

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Арча мәгълүмат үзәге" филиалының баш хисапчысы Рәзинә Тимергалиеваның бүген 60 яшьлек юбилее.
Рәзинә Габделхәй кызы "Арча хәбәрләре" ("Арский вестник") газетасы редакциясендә озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт куя. Ул бүген дә алыштыргысыз хезмәткәр һәм үз эшенең остасы. Аның тырыш, акыллы, үҗәт, максатчан булуына сокланмый мөмкин түгел. Һәр эшнең җаен белеп эшли, ярдәм сораган берәүне дә кире бормый, төпле киңәшләрен бирә ул.
Хөрмәтле Рәзинә ханым, Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртен сүндермичә, гел шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балалар һәм оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Бәхет һәм күңел тынычлыгы телибез.
Ихлас теләкләр белән "Арча хәбәрләре" ("Арский вестник") газетасы редакциясе һәм "Арча" радиосы коллективлары
Нет комментариев