19 июнь 2022 яңалыклары
-
Фельдшер Рузилә Мөхәммәтова: Тыныч йоклаган чак сирәк
Тыныч йоклаган чак сирәк. Саба районы Олы Шыңар авылында 37 ел фельдшер булып эшләгән Рузилә Мөхәммәтованың бу сүзләре белән гомерен шушы җаваплы хезмәткә багышлаган һәркем килешер. «Безнең һөнәрдә үз эшеңне ярату гына җитми. Аның белән көне-төне яшәргә кирәк. Фельдшер гомер буе кеше өчен борчылып яши. Кичтән берәрсе авырса, хәле ничек, төнне ничек уздырды икән, дип уйлап чыгасың», – ди ул ("Ватаным Татарстан", Динә Гыйлаҗиева).
-
Курса Почмакта авыл җыены
Авылдашлар җыелган
-
Казанның Мирный бистәсендәге Сабантуйда арчалар да катнашты
Бүген Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме узды. Арчалар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр – халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен, милли уеннарын чагылдырган ишегалды тәкъдим иттеләр.
-
Район башлыгының кызын һәм хатынын вәхшиләрчә үтергәннәр ("Интертат")
Якутиянең Нюрбин районы башлыгының хатынын һәм кызын үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнеп район башлыгының улын тоткарлаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
-
Бүген янгында бер кеше һәлак булды
Бүген иртәнге сигезенче яртыда 101 номерына Аккош күле урамында шәхси йорт һәм мунча януы турында хәбәр килә .
-
Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм үзенең Телеграм-каналында кыска видеоролик чыгарды.
-
“Улым, елама, мин монда” ( бала табуның “матурлыклары” турында)
Җаннан җан яралу – олы могҗиза. Хатын-кыз, бер яктан, аңлатып бетергесез зур газаплар кичереп бала тудырса, икенче яктан, йөрәк астында иң кадерле кешесен йөртү, аның хәрәкәтләрен карында чакта ук тою белән бик бәхетле ("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм).
-
"Ак чәчәкләр"дә машина откан табиб:"Эшли башлаганда кешеләр минем янга керми иде..."
Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр залында "Ак чәчәкләр- Ел табибы" премиясен тапшыру тантанасы булды ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).
-
«Бабайның дүрт хатыны булган: өйләнеп тә өлгерми, тол калып барган…»
Минем әби бабайның дүртенче хатыны булган. Юк, хатыннар яратканга күрә түгел. Мулла да булмаган бабай. Сәбәбе гади: беренче өч хатыны яшьли үлгән. Өйләнеп тә өлгерми, тол калып барган. Бүген бу хакта шаккатып сөйлибез. Ә ул чорда мондый хәлгә исләре китми. Чөнки дөньясы кырыс. Фаҗига арты фаҗига, сугыш, ачлык, юклык…("Ватаным Татарстан").
-
Һиндстанда яшәүче Эльвира: «Пуруга кияүгә чыккач, әти минем белән ярты ел аралашмады» ("Интертат", Ләйлә Хәкимова)
Күпчелек яшьтәшләрем кебек үк, Радж Капур, Митхун Чакроборти катнашкан һинд фильмнарын карап үстем мин. Хәзер Һиндстанда яшәүчеләрнең тормышын Казан кызы Эльвираның блогыннан күзәтеп барам.