“Арча” спорт мәктәбе рейтингы буенча май аеның иң яхшы тренеры дип көрәш тренеры Рәис Галиев танылды
“Арча” спорт мәктәбендә 2025–2026 уку елында ай саен үткәрелүче рейтинг нәтиҗәләре буенча май аеның «Иң яхшы тренеры» исеменә көрәш буенча тренер Раис Галиев лаек булды.
Арча спорт мәктәбе үзенең күркәм традициясен дәвам итеп, һәр ай саен нәтиҗәле хезмәт куйган тренер-укытучыларны билгеләп үтә. Май ае нәтиҗәләре буенча әлеге мактаулы исем көрәш буенча тренер Рәис Фәнис улы Галиевка бирелде. Бу хакта “Арча” спорт мәктәбе хәбәр итә.
Узган айда аның җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр берничә дәрәҗәле турнирда уңышлы чыгыш ясады. 9–10 май көннәрендә Теләче авылында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов призына үткәрелгән республика турниры аеруча истәлекле булды. Әлеге бәйгедә Арча районы җыелма командасы икенче урынны яулады. Команда составында Раис Галиевның дүрт укучысы көч сынашты.
13 майда Арчада узган Арча районы беренчелеге дә яшь көрәшчеләр өчен әһәмиятле спорт вакыйгасына әверелде. Ярышлар «Игенче» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Н.Г. Хатибуллина призларына үткәрелде. Рәис Галиевның алты укучысы җиңүче, 18 укучысы – призер булды.
15 майда Олы Әтнә авылында тренер-көрәшче Ринат Сафаров истәлегенә багышланган ачык турнир узды. Биредә Әнгам Мөхетдинов үз үлчәү авырлыгында беренче урынны яулады, ә Әмир Аглиуллин өченче нәтиҗә күрсәтте. Арча районы командасы исә икенче урынга күтәрелде.
Шул ук көннәрдә Баулыда үткәрелгән «Яшь батырлар» республика фестивале кысаларындагы ярышларда да арчалылар уңышлы чыгыш ясады. Раис Галиев җитәкләгән команда составында Илмаз Гыйззәтуллин көмеш медальгә лаек булды, ә Алмаз Гыйззәтуллин өченче урынны яулады.
16 майда Балтач районының Субаш авылында узган ачык турнирда Әмир Аглиуллин тагын бер мәртәбә уңышка ирешеп, икенче урынны алды.
22 майда Арча шәһәрендә Ф.Сибагатуллин истәлегенә багышланган республика ярышлары үткәрелде. Анда Арча районы командасы беренче урынны яулады. Команда составында Раис Галиев тәрбияләгән 26 яшь көрәшче чыгыш ясады. Алар арасында ике җиңүче, бер көмеш һәм дүрт бронза медаль иясе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев