Арчада бәйрәмнәр алдыннан куркынычсызлык мәсьәләләре каралды
Арчада террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең уртак утырышы узды. Киңәшмәдә Балаларны яклау көне, Сабантуй бәйрәмнәре һәм җәйге ял вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Бүген Арчада террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең уртак утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин алып барды. Утырышта хокук саклау органнары, гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре, хәрби комиссариат, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм районның җаваплы хезмәтләре вәкилләре катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр – бәйрәм чараларын хәвеф-хәтәрләрсез уздыру, террорчылыкны булдырмау һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү.
Киңәшмә барышында чыгыш ясаучылар илдәге һәм төбәкләрдәге оператив вәзгыятькә тукталды. Бүгенге шартларда җәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү, шикле әйберләргә игътибарлы булу аеруча мөһим.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча полиция җитәкчесе урынбасары Айдар Шакиров билгеләп үткәнчә, милли бәйрәмебез Сабантуй вакытында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Керү-чыгу урыннарын контрольдә тоту, металл эзләгечләр куллану, транспорт хәрәкәтен чикләү күздә тотыла. Җәмәгать тәртибен саклау өчен полиция хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.
Утырышта балаларның җәйге ялын куркынычсыз оештыру мәсьәләсенә дә тукталдылар. 1 июньнән район мәктәпләре каршындагы сәламәтләндерү лагерьлары үз эшен башлап җибәрде. Моннан тыш, Арча педагогика көллияте базасында республика дәрәҗәсендәге профильле сменалар үткәрү күздә тотыла.
Район халкының шулай ук уяу һәм игътибарлы булуы сорала. Шикле предметлар яки куркыныч тудырырга мөмкин булган очракларга тап булган очракта кичекмәстән җаваплы хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә үтәү мөһим.
Киңәшмә ахырында барлык оешмаларга һәм учреждениеләргә массакүләм чаралар үткәрүгә кагылышлы таләпләрне үтәү, объектларның әзерлеген вакытында тикшерү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев