erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада гаилә бәйрәме (ВИДЕО)

Афәрин, инвалидлар җәмгыяте! Оештыра беләсез!

Арча стадионында Гаилә елы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бәйрәм булды. Районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафиз бәйрәмгә безне дә чакырды. Арча тернәкләндерү үзәгеннән балалар килде. Арча социаль яклау бүлеге, Укучылар сарае, мәдәният йорты хезмәткәрләре - барысы бергә күңелле бәйрәм оештырдылар. Яраткан җырчыбыз Расих Галиҗанов та килгән иде. Ул җырлап бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Бәйрәм төрле уеннар белән күңелле үтте. Район ветераннар советы, инвалидлар җәмгыяте активистлары шашлык, бәрәңге-фри пешереп торды. Ахырдан балалар бергәләп тәм-томнар белән сыйландылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре