Арчада иң зур бәйрәм узды
Бүген Арчада 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парад һәм митинг узды.
Бәйрәм искиткеч матур итеп оештырылган иде. Табигать тә рәхимле булды, салкыннар җилләр иссә дә, яңгыр явып борчымады, күктә кояш балкыды. Уку йортлары, мәдәният хезмәткәрләре мәйданда сугыш чорын, җиңү хәбәрен ишетү мизгелләрен зур осталык белән күрсәтә алдылар. Махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган трофейлардан күргәзмә оештырылган иде.
Бәйрәм парадын тәбрикләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.
Үзәк мәйданнан уку йортлары, хезмәт коллективлары бик матур итеп бизәлгән колонналары узды.
Парад тәмамланганнан соң, тантаналы митингны район башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачты. Ул бәйрәмгә килүчеләрне Җиңү көне белән котлады, аңа өлеш керткән райондашларыбыз батырлыгы беркайчан да онытылмаячак, диде.
Алар батырлыгын бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә.
Бәйрәмдә катнашучылар Ватан азатлыгы өчен көрәшләрдә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Салют яңгырады, мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Шундый матур бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев