«Борчылмагыз. Бар да яхшы»
Бар белгәннәре шул. Яхшы булсын.
Арчадан Альберт Нотфуллин махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән, контракт төзеп китә.
"Без белми дә калдык. Бер атна үткәч кенә әйтте. Китәм булгач, китәм, диде. Башына операция дә булган иде. Бернигә карамады", - диде әнисе Гөлсәхрә Нотфуллина.
Аның белән без мәдәният йортында очраштык. Урыннар бер тирәдә иде. Сөйләшеп киттек.
- 26 августта ике ел була. Ул Курск ягына китте. Һава-десант гаскәрләре составында хезмәт итәргә, - диде Гөлсәхрә ханым. - Телефоннан сөйләшеп тордык. Башта окоплар казыдылар. "Авыр, баш авырта", - диде. Аннан күзенә снаряд кыйпылчыгы кереп, госпитальгә эләкте. Әтисе Наил белән Рөстәм кияү янына да бардылар.
Ике тапкыр яраланып, ике тапкыр пневмания була аңа. Кышлыкта бик авырга туры килә.
- Җиңел булмасын алдан белдек, - диде Гөлсәхрә ханым. - Башта Ульяновскига өйрәнүләр үтте алар. Шунда үзе дә аңлады. Барыбер сүзеннән кире кайтмады. "Мин анда булырга тиеш" - җавабы кыска булды.
Шул китүдән бер тапкыр кыска вакытлы ялга җибәрәләр Альбертны. Ул кайтып китүгә блиндажларына дрон төшеп шартлый. Дүрт кешедән берсе генә исән кала. Командирлары да шунда һәлак була. Ул килгәч тә блиндажга дрон һөҗүм итә. Шартлау була. Альберт бу юлы да эчке якта булып кала.
Бу хәлләрдән соң да ел ярым үткән инде. Тиздән күрешергә өметләнә әнисе. Тик кайчан? Анысы билгесез.
Әмма шунысы мәгьлум, Альберт киткән көннән монда аңа ярдәм итү буенча актив эш башлана.
- Татарлардан берүзе икән. Башкортлар, Себер яклары халкы. Бер гаилә булып яшибез, ди. Үзара акча җыеп, машина сатып алганнар иде. Снаряд төшеп шартлаган. Әле тагын машина алдылар. Анысы да үз исәпләренә. Без булышабыз. Көчтән килгәнчә, - диде Гөлсәхрә. - Гуманитар ярдәм оештыруда башлап һаман да шул Наил белән Рөстәм йөри инде. Рөстәм үзе генә дә биш тапкыр барды. Блиндажлар казу өчен көрәкләр, пычкылар, башка кирәк-яраклар илттеләр. Берсендә арчалар да генераторлар җибәргән. Хатыны Ләйсән дә гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Кодагыйның Сабадагы Зөлфия апасы гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә. Ул да бик зур ярдәм итә. Альбертка уртак тырышлык белән бик күп әйберләр җибәрдек, - диде Гөлсәхрә ханым.
Ә беркөнне ул шалтыратып, улының кыска вакытлы ялга кайтуы турында әйтте. Ниһаять, көтеп алган. Очраштырырга тырышырмын, дигән иде дә, Альберт риза булмады, күрәсең, күрешә алмадык. Алар аз сүзле шул, күп сөйләшергә яратмыйлар. "Борчылмагыз. Бар да яхшы". Бар белгәннәре шул. Яхшы булсын. "Минем әтием - герой!" дип мактанып йөргән дүрт яшьлек кызы Самира бәхетенә шулай гына була күрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев