erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үткәрелә

«Балалар – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары.

Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатларында 2026 елның 18 маеннан 7 июненә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үткәрелә.

Чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан:

балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү;
машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирү кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тоту;
яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру;
юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балигъ булмаганнар белән профилактик эш алып бару;
ата-аналар җыелышлары үткәрү;
сәламәтләндерү лагерьларында конкурслар, викториналар һәм аңлату чаралары оештыру планлаштырыла.

Арча районы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Ата-аналарга балаларны юл янында караучысыз калдырмаска, шулай ук транспорт чараларына һәм ачкычларга ирекле керү мөмкинлеген чикләргә киңәш ителә.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөртү махсус балалар тотып тору җайланмалары кулланып кына башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшьтән соң да балалар креслосында йөртергә киңәш итә.

Шулай ук 2026 елның 18 маеннан 27 маена кадәр республикада «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы үткәреләчәк.

Әлеге чара мототранспорт йөртүчеләр һәм шәхси мобильлек чараларын кулланучылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт автоинспекциясе мотоцикл йөртүчеләргә транспорт чарасының техник төзеклеген тикшерергә, мотошлем һәм саклану чараларын кулланырга, шулай ук тиешле категорияле йөртү таныклыгы булуын истә тотарга киңәш итә.

«Балалар – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары. Аларның иминлеге өлкәннәрнең игътибарына һәм җаваплылыгына бәйле», – дип искәртте Арча районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре