erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Җиңү көне: Арчада митинг һәм тантаналы чаралар көтелә

ТРның Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына әзерлек турында сөйләштеләр.

Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны Бөек Җиңү белән котлады. Бу тарихи көн һәр йортка, гаиләгә кагыла, диде ул. Ел башыннан Бөек Җиңүгә багышланган истәлекле чаралар, конкурслар үткәрелүе, һәйкәлләрне яңарту, төзекләндерү, төзү эшләре башкарылуы турында әйтеп үтте.

2016 елны 2026 ел белән чагыштырдылар. 10 ел эчендә тыл ветераннары 10 тапкырга кимегән. Сугыш ветераннары 1765тән 51гә калган.
Арча районында Бөек Җиңү көненә әзерлек ничек бара? Видеоконференциядән соң район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров белән шул хакта сөйләштек. 

– Һәр авыл җирлеге ветераннарның хәлен белеп, үзендәге һәйкәлләрне тәртипкә китереп, матурлап бәйрәмне каршы ала. Ә менә Яңа Кишет һәм Шушмабаш  авылларында һәйкәлләрне яңартып, үзгәртеп төзекләндерәләр, – дип сөйләде Рамил Мөхәмәдияров. – Бөек Җиңүгә багышланган митинглар кечкенә авылларда 7 майда, ә авыл җирлекләре үзәкләрендә – зуррак авылларда 8 майда үткәрелә. Митинглар авыл халкы, тыл, хезмәт ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәп укучылары белән уздырыла. Безнең район хакимиятеннән митинглар өчен җаваплы кешеләр беркетелгән, чаралар алар катнашында була. Алар халыкны Җиңү көне белән республика Рәисе, район башлыгы һәм үзләре исеменнән котлаячак. 

Районда Бөек Җиңүгә багышланган зур бәйрәм 9 майда узачак. Иртәнге сәгать 10 да башлана ул. Аның беренче өлеше Банк урамында үзәк китапханә каршында үткәрелә. Балалар бакчалары, мәктәп укучылары, һөнәр уку йортлары студентлары тарафыннан төрле тарихи, истәлекле күренешләр тасфирланачак. Ел саен аның тематикасы үзгәртелә. Быел халыкның фронтка ярдәм итү мизгелләре күрсәтеләчәк. Бәйрәмгә килүчеләрне бәйгеләрдә җиңгән 100ләп биюче бала “Җиңү вальсы” белән каршы алачак. Бәйрәмдә хәрби, җиңү, тынычлык темасына багышланган күргәзмәләр, кыр кухнясы  да булачак. Чәй белән кайнар коймаклардан, боткадан авыз итәргә була. 
Махсус хәрби операциядә катнашкан 7 егетебез ялга кайтты. Хөрмәтле ветераннарыбыз белән алар да бәйрәм түрендә булачак. Парадта иң беренчеләрдән булып авыл җирлекләре вәкилләре үтәчәк. Авыл җирлекләре үзләренең машиналарын бизәп, ветераннарны утыртып, тантаналы рәвештә мәйданнан узачак. Аннан оешма, предприятие, мәгариф учреждениеләре колоннасы Россия, Татарстан әләмнәре күтәреп, шарлар, чәчәкләр белән үтәчәк. “Үлемсез полк” онлайн рәвештә оештырылачак. Ул сайтларга, контактларга куелачак. Анда һәркем катнаша ала. Без аны 9 май көнне сәгать 12дә күрә алабыз. 
“Мин хәтерлим, мин горурланам!” дигән канатлы сүзләр бар. Теләгән кешегә батырларның фотоларын тотып, үзләренең колоннасының беренче рәтендә барырга була. Парадны хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләр колоннасы тәмамлаячак. Безнең 47 егетебез махсус хәрби операциядә катнашып кайтты. 120дән артык Әфганстан, Чечня һ.б. хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребез бар. Быел Арчада Җиңү көнендә салютлар булмый. 


Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров барыбызны да Җиңү көне белән котлый! Исән-сау булыйк! Туган ил өчен көрәшкән батырларга дан!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев