Күпкырлы шәхес
“Казан арты” музеенда Арча районы мәгарифен, мәдәниятын, сәнгатен, спортны, авыл хуҗалыгын һәм башка өлкәләрне үстерүгә зур өлеш керткән, олы хөрмәткә лаек Сабиров Ибраһим Зөфәр улының 70 яшьлек юбилее уңаеннан очрашу кичәсе үтте.
Сабиров Ибраһим Зөфәр улы 1951 нче елның 21 февралендә Биектау районы Мүлмә авылында дөньяга килә. Кечкенәдән бик тере, шук, тырыш бала булып үсә. 3 яшьтән чаңгыда йөри башлый, 5 нче сыйныфтан соң колхоз эшләрендә катнаша. Үзлегенән гармунда уйнарга өйрәнә. Гармунны абыйсы белән колхоз басуында калган бәрәңгене җыеп сатап алалар. Армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә.
1975 елдан Арчаның Иске Кырлай мәктәбенә укытучы булып кайта. (1972 елдан Арчада яшиләр. Әтисе Арча Милли аяк киеме фабрикасында җитәкче булып эшли башлый). Дәресләрне дөрес итеп алып бару, мәктәп укучыларының яхшы әзерлеге аркасында Иске Кырлай авылы командасы барлык төрләр буенча җиңүче була һәм күчмә кубок яулап ала. Балаларда дәрескә кызыксыну уяту өчен Ибраһим абый магнитофон, баян ярдәмендә дәрес үткәрә. Физкультура дәресеннән азат ителгәннәр дә дәресләргә йөрергә рөхсәт сорый башлыйлар.
Авыл тормышында актив катнаша, авыл яшьләре һәм укытучылар белән концертлар кую гадәтен кертеп җибәрә. 1977 елны Арчаның 3 нче мәктәбенә эшкә урнаша, ай ярым эшләгәннән соң Арча пионерлар йортына директор итеп куялар. Туризм түгәре, вокаль-иструменталь ансамбль оештырып җибәрә, фото, яшь техниклар, баянчылар түгәрәге үтемле эш алып барала. Ибраһим абый оялып, читенсенеп тормый министрлыкка барып уен-кораллары, җиһазлар алу өчен акча юнәтә. Арча пионерлар йортында 4 ел эшләгәннән соң, оештыру сәләте көчле икәнен күреп, райкомга “Пропаганда һәм агитация бүлеге”нә эшкә билгелиләр.
1982 елдан Арча районы башкарма комитетының район мәдәният бүлегенә эшкә билгеләнә. Авыр вакытлар: авыл клублары иске, хезмәт хаклары бик аз, аппаратуралар юк. Ул вакытта да Ибраһим Зөфәр улы җаен таба, Башкортстаннан концерт бригадалары китертеп акча эшли. Кичәләргә программаларны үзе төзи, талантларны үзе эзли. Зона, смотр концертларын югары дәрәҗәдә уздыра. Республикада беренче урыннар гел Арчалар була. Кайда гына эшләсә дә, булдырам, тырышам дип эшли. Һәрвакыт эшне чын күңелдән, җиренә житкереп башкара.
“Ибраһим Зөфәр улы сезгә күп җирләрдә җитәкче булып хезмәт итәргә туры килгән, иң авыры, йөрәкләргә үтеп кереп истә калган эш урыны кайсысы булды ?” - дигән сорауга Ибраһим абый:
-Һәрбер эшнең дә авыр яклары була, ләкин кайда гына эшләсәм дә яратып, чын күңелдән эшләдем. Булдырам дип эшләдем, - дип җавап бирде.
Зур унышларга ирешүгә ярдәм итүче, арып-талып кайткан чакларда аны жылы итеп каршы алган, тәрбияләп аны эшкә Һэм яшәүгә дәртләндергән Ибраһим абыйнын җан яртысы—Ризәлә апа. Бүгенге көндә Ризәлә апа белән 46 ел бергә гомер кичерәләр, 2 ул тәрбияләп үстергәннәр.
Ибраһим Зөфәр улы бүгенге көндә дә актив яшәү рәвеше алып бара, һәрвакыт районыбызда узган чараларда теләп катнаша.
Кичәдә бик күп мактау сүзләре әйтелде, ихлас теләкләр юлланды. Әйе, дөрестән дә Ибраһим ага кая гына эшләсә, тырышып хезмәт куйган. Авырлыклар, күңел төшенкелегенә бирешмичә, югары нәтиҗәләргә ирешкән ул.
Арча ветераннар Советы җитәкчесе Хамидуллина Рамзия Шәрип кызы юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын, музей директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы мәдәният бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Җитәкчеләр, хезмәттәшләре җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар. Һәрберсе Ибраһим Зөфәр улының оештыру сәләтенең югары дәрәҗәдә булуы, аек акыл белән эш итеп югары үрләр яулавы, башлаган һәр эшен төгәл, вакытында эшләве турында мактап сөйләделәр. “ Яшь йөрәкләр” халык-вокаль ансамбле кичәгә дәртле җырлары белән ямь өстәде.
“Казан арты” музееның этногрфия бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев