erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мәктәп укучылары пешекче һөнәренә укыйлар

Кирәкле һөнәр.

10 декабрьдә Арча районының мәктәп укучылары Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятендә "Пешекче" һөнәре буенча укый башладылар. Укулар бүген дә дәвам итә. Ул "Мәктәп укучыларын һөнәри укыту" Республика проекты кысаларында уза. Укыту вакыты 22 атнага исәпләнгән. Атнага 1 тапкыр 4 сәгатьлек дәресләр уздырыла. Теоретик һәм практик дәресләр министрлыкта расланган программа нигезендә чиратлап үткәрелә. Уку ахырында укучылар имтихан биреп, кулларына пешекче һөнәре үзләштерү турында таныклык алачаклар. Укучылар теорияне кызыксынып өйрәнәләр. Әлбәттә, практик дәресләр аеруча кызыксыну уята.Төркем белән көллият укытучысы Альбина Әскарова җитәкчелек итә.

Укучылар практик дәресләр белән аеруча кызыксыналар. Бүген алар җиләк-җимешләрдән салкын десертлар әзерләделәр. Төркем укытучысы Альбина Әскарова студентларның тырышлыгын һәм иҗатын ассызыклап үтте..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре