«Арск-информ» өмәгә чыкты
1 апрельдән Арча районында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион язгы икеайллык старт алды
Беренчеләрдән булып игелекле эшкә «Арча хәбәрләре» газетасы һәм «Арча» радиосы хезмәткәрләре кушылды. Редакция коллективы үзләренең бина тирәсендәге территориядә беренче өмә оештырды. Хезмәткәрләр кар өемнәрен таратып, язгы кояш җылысы белән кар астыннан күренгән чүп-чарны җыйдылар, тирә-якны тәртипкә китерделәр.
«Безнең максат – якын тирәбезне чиста һәм матур итеп күрү. Һәркем үз ишегалдыннан, үз бинасы алдыннан башласа, бөтен районыбыз чиста булачак», – диде филиал җитәкчесе Исрафил Насыйбуллин.
Исегезгә төшерәбез: язгы икеайллык кысаларында районда чүпләрне җыю, агачларны аклау һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Арчалыларны актив булырга һәм туган төбәгебезне бергәләп ямьләндерергә чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев