Саба картинг трассасында Арча районы яшьләре көч сынашты
1–2 май көннәрендә Сабада узган VI Республика беренчелегендә Арча районы спортчылары уңышлы чыгыш ясады.
Ярышлар Honda GX-200 һәм Honda GX-270 (юниор) классларында оештырылды. Чарага республиканың төрле районнарыннан яшь спортчылар җыелды. Оештыручылар тарафыннан катнашучылар өчен хәвефсезлек һәм тигез шартлар тәэмин ителде.
Саба картинг трассасында узган узышлар киеренке көрәштә үтте. Һәр катнашучы үзенең осталыгын күрсәтергә тырышты. Арча районы данын яклаган спортчылар да актив һәм ышанычлы чыгыш ясады.
Honda GX-270 (юниор) классында Мингазов Ильяр, Гайнетдинов Азамат һәм Кәримов Рахиль стартка чыкты. Honda GX-200 классында Сафиуллин Диаз көч сынашты. «Восход» классында Исмагилов Адель катнашты.
Тренер Исмагилов Надир Дамирович җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшьләр өчен бу ярышлар мөһим тәҗрибә мәйданы булды. «Балаларның тырышлыгы күренә, алар һәр узышта үзләрен яхшырта бара», — дип билгеләп үтте ул.
Ярыш нәтиҗәләре буенча катнашучылар лаеклы чыгыш ясады, тәҗрибә туплады һәм киләсе стартларга әзерлекне дәвам итәчәк.
Арча районында картинг спорты үсеш ала, яшьләрне җәлеп итү эше дәвам итә. Киләчәктә дә спортчыларның республика күләмендәге ярышларда катнашуы планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев