Ул спектакльдә яши...
Сүзебез Иске Ашыт авылыннан Гөлзада Вахитова турында.
“Мин спектакль уйнамыйм, мин спектакльдә яшим”, - ди Иске Ашыт авылыннан Гөлзада Вахитова. Без Гөлзаданы Сәяра Фәттрахманова исемендәге Иске Ашыт мәдәният йортының “Сәяра” халык театры артисты буларак беләбез. Искеашытлар уйнаган спектакльне карамый калган юк. Авылдашлары, Татарстанның халык артисты, әлеге театрның режиссеры Фердинанд Фәтхи “Килми калмагыз!”, - дип, театрга чакырып тора. Алар район мәдәният йортында спектакль уйнаганда, кырык эшне кырык якка ташлап, театрга чыгып китәбез... Һәм спектакльдә геройлар белән яшәп, тәмам вакыйгалар эчендә кайнап, елый-көлә спектакль карыйбыз.
Әле күптән түгел алар “Идел-йорт” XXV төбәкара театр коллективлары конкурсында 2 дәрәҗә Лауреат Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булды. Шәриф Хөсәеновның “Егерме ел үткәч” драмасына нигезләнеп, “Көтепләр дә кайтмасаң...” спектаклен куйдылар. Гөлзада Вахитова Ана ролен уйнады. Үзен редакциягә кунакка чакыргач та, сугыштан улын көтүче Ана булып уйнап күрсәтте... “Ана йөрәгендәге яраларны төзәтерлек бармикән соң бу җирдә дәвалар?! Балакаемның нурлы йөзләрен күрәсем килә. Аның кулларыннан тотып, йөрәк тибешләрен тоясым килә. Мин көтәрмен сине, улым, соңгы сулышыма кадәр. Газиз бала-ам...”. Йөрәктән чыккан бу сүзләрне тыныч кына сөйләп тә, тыңлап та булмый иде...
- Мин Иске Ашыт авылында 1968 елның 18 мартында тудым, - дип сөйли Гөлзада Вахитова. – Әти-әниләр инде күптән мәрхүмнәр.
Гөлзаданың әтисе Альберт тракторда эшләгән, әнисе Хәсәнә фермада бозаулар караган. Ике кыз, бер малай үсә алар. Абыйсы мәрхүм инде. Әтиләре Альберт 44 яшендә шикәр чиреннән бакыйлыкка күчә. “Әти 1944 елгы минем. 16 яшендә өйләндергәннәр. Хатыны берничә айдан үлгән. Шуннан әни белән кушылганнар. Безнең әни кечкенәдән гаиләләргә бала карарга йөргән. Әти безнең гәүдәле матур кеше иде. Ә әни яшь вакытта кап-кара озын чәчле матур кыз булган. Мин мәктәпне тәмамлагач, фермага сыер саварга кердем. Бер ел эшләгәч, коммунистлар партиясенә алдылар. 23 ел сыер саудым. Аннан колхоз ашханәсендә эшләдем. Концертларда шигырьләр сөйләп, биеп тә йөрдем. Сәхнәдән үзем язган шигырләрне дә сөйлим. 2017 елда клубка режиссер ярдәмчесе булып эшкә кердем. Ул елларны Алабуга культура-агарту училищесы Арчага килеп укытты. Менә мин шунда өч ел читтән торып укыдым. 53 яшемдә беренче тапкыр диплом алдым.
1987 елны 19 яшьтә авыл егете Рүзәлгә кияүгә чыга. 39 ел инде менә бергә алар. Ул тракторда, комбайнда, аннан склад мөдире булып эшли. Гөлнара, Инсаф, Рузия – өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер һәркайсының үз тормышы.
- Ирем Рүзәл кулга оста кеше, - ди Гөлзада. – И-и, ул яшь чаклар. Финский йорт салып, колхоз белән берлектә, ул вакытта сыер савучылар, механизаторлар дәрәҗәле кешеләр иде, башка чыктык. Йокларга карават юк. Иптәшем Рүзәл үзе карават ясады. Баш-башы фанер, такта, ята торган урынга комбайн көпчәгенең камераларын тарттырды. Менә шул караватта ничә ел йокладык. Камераларны тарттырып, креслоларны да, кечкенә урындыклар белән журнал өстәлен дә ясады. Шуннан ике креслоны бер итеп, компьютер бүлмәсенә диван ясап куйды. Фердинанд абый спектакль уйнарга чакыргач, мин каушап калдым. Уйный алырмынмы икән, дип икеләндем. Балаларым әни синнән була ул, иптәшем дә уйнап карарга кирәк дигәч, тәвәккәләдем. Фердинанд абыйның тырышлыгы аркасында, коллектив белән спектакль уйнауда яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Коллективыбыз бик әйбәт.
- Мин театрның режиссеры буларак, Гөлзада Вахитованы театрның әйдәп баручы артисты дип әйтер идем, - дип сөйләде Фердинанд Фәтхи. – Үз вазыйфасына бик җаваплы карый. Һәм ул үз ролен бик оста башкарып чыга. Мин аның сәхнәдә оста уйнаячагына репетицияләр вакытында ук ышанам. Сәхнәгә чыкса, бөтен дөньясын онытып уйный. Ул үз роленә шулкадәр кереп китә, мин аңа шаккатам. Елый-елый уйный... Ул сәхнәдә яши. Аңа Аллаһы Тәгалә талантны биргән. Балалар спектакле белән дә эшли ул. Балалар спектакленә, халык театрына эскизларны, бутафорияләрне үзе эшли. Костюмнарны, парикларны иҗат итә. Кулыннан бар да килә. Талант иясе. Әгәр дә ул мәктәптән соң театр буенча укыган булса, зур сәхнәләрдә уйнаучы сәләтле артист булыр иде. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын.
...Аларга кунаклар да күп кайта. Яңа елда кода-кодагыйларының ничек күңелле итеп, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, бүләкләр белән, җырлап-биеп кайтып кергәннәрен видеодан карап сокландык. Алга таба да тормыштан ямь, тәм табып яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев