erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Әтием истәлекләре

Рәхилә сугыш ветераны кызы. Әти-әнисенең нигезен бетермичә ялгызы тормышны алып бара. Беркөн шулай йомыш төшеп, үзенә керергә туры килде. Авылга кергәндә авыл башында кирпеч белән тышланган, калай түбәле дүртпочмаклы өй. Рәхилә чын авыл тормышы белән яши. Терлек асрый, җәен яшелчәсен үстерә, кош-корт асрый. Ишегалды ялт иткән. Өйдә матур гөлләр үсеп утыра.

“Ничек җитешәсең мондый зур хуҗалыкны алып барырга?” – дигән сорауга “Аллага шөкер, күршеләрем әйбәт, туганнарым гел кайтып булышалар, ялгызлыгымны сизмим дә“, – диде. Сөйләшеп утырдык.

Әтисе Юныс Галәвиев 1927 елда 8нче бала булып туа. Алар барысы 9 бала була. Әтисе Галәви, әнисе Газзә исемле. 
Әтисенең яшьлек еллары сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Тамакка туйганчы ашау тими. Ашаганнары да кыргый суган, өшегән бәрәңге, кычыткан була, алар ачлыктан саклап кала. Ул вакытларда әтиләрнең газаплы тормышларын язып бетереп булмый. 
“1941 елда сугыш башланып, беренче көннәрдән үк әтинең бертуганы  Минһаҗ сугышка китә, – дип сөйләде Рәхилә. –  Әтиебез Юныс сугышка 1943 елда алына. 1943 елда китеп, сугыштан 1947 елда гына туган авылына исән-сау кайта. Сугышта ул яраланып, госпитальгә эләгә. Күргәннәрен сөйләгәндә күздән яшьләр чыга иде. Әниебез Кәүсәрия белән 1955 елда өйләнешәләр. Әниебез 6 бала (икесе кечкенә чакта үлә) табып, дүртесен (ике кыз, ике малай) исән-сау үстерәләр. Әти гомер буе колхозда фермада эшләде. Күп сөйләшми иде. Әти мине кечкенәдән чут төймәләрендә санарга өйрәтте. Эшли башлагач, чут төймәләренең файдасы тиде. 

1983 елда Яңа Кенәрдә урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казанга югары уку йортына укырга кердем. Тик әтинең сугышта алган яраларыннан сәламәтлеге какшаган иде. Мин исә “Россгосстрах” оешмасында 30 ел эшләдем.

Пенсиягә чыгып, сугышта алган яралары өчен хөкүмәттән бер тиен ярдәм күрмичә әтиебез 1986 елның февралендә бакыйлыкка китеп барды. Аларның күргәннәре тарихта кала. Әтинең арабыздан киткәненә утыз ел була. Тормышның шатлык-куанычлары да, хәсрәт-кайгылары да адәм башына төшә. 
Әнием Кәүсәриягә дә бала кайгысы да күрергә туры килә. 50 яшь тулган улы Самат кисәк үлеп китә. Бу хәсрәттән әнинең сәламәтлеге бик нык какшады.
Әти дә, әни дә гүр иясе инде. Эх, исән булсалар, бу якты, матур дөньяны күреп куанырлар иде. Урыннары оҗмахта булсын.  Әтиемнең истәлекләрен кулыма алып, кабат-кабат укыйм. Сугыш кырында өзелеп калган чәчәктәй яшь гомерләр турында уйлыйм. Дөнья әле тыныч түгел. Тик сугыш еллары газабын берәү дә күрергә язмасын. Әтиләрнең, балаларның сугышта күргәннәрен беребезгә дә кичерергә язмасын”. 
Рәхилә ханымның чын йөрәктән әйтелгән сүзләренә амин. Рәхиләнең үзенә нык сәламәтлек, озын гомерләр телим. Колакта Рәхиләнең сүзләре.

“Иң мөһиме – тормышны яратырга. Аның матур якларын күреп, юк-барга игътибар итмичә, чебеннән фил ясамыйча яши белергә кирәк. Кешенең шатлыгын да, кайгысын да уртаклаштым”, – диде ул. Әйе, бик дөрес сүзләр бу.

Зөлфия Минһаҗева.
Печмәнтау

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев