Патриотик тәрбия
Татарстан Республикасына патриотлык - кече Ватаныңа мәхәббәт, тугрылык һәм горурлык, аның уникаль тарихи, мәдәни һәм милли мирасын аңлау, шулай ук хезмәт итәргә һәм аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булу ул.
Татарстан Республикасында патриотик тәрбия мәсьәләләренә дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. 2023 елның 11 декабрендә «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында» гы Законга кул куелды, ул бу өлкәдә хакимият органнарының, иҗтимагый оешмаларның һәм башка субъектларның хокукый нигезләрен билгели һәм эшчәнлеген координацияли. Шулай ук балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү концепциясе дә эшли, ул әлеге эшләрнең теоретик нигезләрен, максатларын һәм бурычларын билгели.
Партиотизм балаларда кечкенәдән формалашырга тиеш. Аны үстерүгә ата – ана белән берлектә, балалар бакчасы, мәктәпләр зур өлеш кертә. Балалар бакчасына килгәндә, без, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда, балаларда патриотизм үстерүдә бик актив катнашабыз: төрле чаралар, ачык дәресләр, әңгәмәләр уздырабыз, очрашулар алып барабыз, илебезнең тарихы, үткәне һәм бүгенгесе белән кыскача булса да таныштырырга омтылабыз. Ата - бабаларыбызның зур көч белән Җиңү яулаганы, бүгенгесе көндә илебез тынычлыгы өчен махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашкан ир – егетләребезнең героизмы партиотизмны үстерүдә зурдан – зур роль уйный. Эшчәнлек барышында әлеге темалар аеруча яктыртыла, тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашып, ялга кайткан ир – егетләребез белән очрашулар да оештырыла. Аларның сөйләгәннәрен тыңлагач, илебез өчен горурлык хисләре били.
Республикабызны, илебезне яратмый, хөрмәт итми һич мөмкин түгел. Башкалабыз Казан үзенә карата аеруча зур мәхәббәт уята балалар күңелендә. Матур итеп төзелгән мәчетләр, тарихи биналар, Сөембикә манарасы, Кремль, заманында зур эшлэр башкарган кешеләргә куелган һәйкәлләр, парклар.Балалар алар турында мөкиббәт китеп тыңлыйлар, кичерешләре белән уртаклашалар, үзләре яшәгән Республика белән чын күңелдән горурланалар, киләчәктә үзләре дә кулларыннан килгәнчә аның чәчәк атуына өлешләрен кертергә теләүләрен белдерәләр. Партиотизм шуннан башлана да түгелме сон инде?
Күпләребез “партиотизм”, “патриот” сүзләрен сугыш өлкәсендә генә кулланыла дип саный, башка өлкәләрне читләп уза. Бу бик зур хата, миңа калса. Илебезнең үткәнен өйрәнүдә, киләчәген яхшыртуда, тормышны җиңеләйтүдә, кешеләр сәламәтлеген кайгыртуда, кешелекне аң – белемле итүдә үзләрен кызганмый көч куючылар да читтә калырга тиеш түгел. Шул сәбәпле, без балаларга мәдәният, спорт, медицина, белем бирү өлкәләренә дә кечкенәдән хөрмәт уятырга омтылабыз, илебездә булган яңалыклар, ачышлар белән уртаклашабыз.
Партиотизм – системалы эш, озак еллар эшләү дәверендә генә куелган максатларга ирешергә була. Шуны күздә тотып, һәркайсыбыз балалар күңелендә туган илебезгә карата партиотизм хисләре үстерүдә кулыбыздан килгәнчә өлеш кертсә иде дигән теләктә калам.
Раушания Зәйнуллина, Арча шәһәре 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев