Хөрмәтле әти-әниләр (законлы вәкилләр) һәм балигъ булмаган балалар!
Шәхси мобильлек чараларын (СИМ) актив куллану сезоны башлану сәбәпле, электр самокатлары һәм шуңа охшаш җайланмалардан файдаланучылар өчен Россиядә юл йөрү кагыйдәләре һәм административ җаваплылык чаралары гамәлдә булуын искәртәбез. Юлларда фаҗигаләрне һәм штрафларны булдырмас өчен, закон таләпләре белән игътибар белән танышуыгызны сорыйбыз.
Әти-әниләр өчен
Балагызга электр самокаты сатып алып, сез аның иминлеге һәм кылган гамәлләренең нәтиҗәләре өчен җаваплылык аласыз.
1. Гражданлык-хокук җаваплылыгы (РФ Гражданлык кодексының 1073 маддәсе):
Әгәр 14 яшькә кадәрге балагыз яки шәхси кереме булмаган 14–18 яшьлек үсмер юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булса, зыян күрүчеләргә килгән матди зыянны һәм сәламәтлеккә китерелгән зыянны әти-әниләр каплый.
2. Тәрбия бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылык:
Бала юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта, әти-әниләр РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Моның өчен кисәтү яки 500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф каралган.
Кайда һәм ничә яшьтән йөрергә ярый?
7 яшькә кадәр – бары тик тротуарда һәм олылар озатуында гына йөрергә мөмкин.
7 яшьтән 14 яшькә кадәр – тротуарларда, велосипед юлларында һәм җәяүлеләр зоналарында йөрергә рөхсәт ителә. Юл өлешенә чыгу тыела.
14 яшьтән өлкәнрәкләр – велосипед юллары буенча йөрергә тиеш. Әгәр андый юллар булмаса һәм СИМ авырлыгы 35 килограммнан артмаса, тротуардан файдаланырга мөмкин. Иң соңгы очракта гына юл читеннән йөрергә рөхсәт ителә.
Нәрсә катгый тыела?
-
бер самокатта ике һәм аннан күбрәк кеше йөрү;
-
җәяүлеләр кичүен самокаттан төшмичә чыгу;
-
рульне тотмыйча идарә итү;
-
автомагистральләргә чыгу;
-
сәгатенә 25 километрдан артык тизлек белән йөрү.
СИМ, мопед һәм велосипед нәрсә белән аерыла?
Күп кенә әти-әниләр электр самокатын уенчык кына дип саный. Әмма бу дөрес түгел.
-
СИМ – куәте 250 Втка кадәр һәм тизлеге сәгатенә 25 кмдан артмаган электр самокатлары, гироскутерлар, моноколесолар.
-
Мопед – куәте 250 Вттан югары булган яки сәгатенә 25 кмдан тизрәк йөрүче электр самокаты, шулай ук скутер.
-
Велосипед – кеше мускул көче белән хәрәкәткә китерелә торган транспорт чарасы.
Хокуксыз йөргән өчен җаваплылык
Әгәр бала мопед яки куәте 250 Вттан артык булган электр самокаты белән йөрсә һәм «М» категорияле йөртү таныклыгы булмаса, 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына.
Моннан да мөһимрәге – әгәр әти-әниләр баласына хокуксыз килеш мопед яки көчле электр самокаты белән йөрергә рөхсәт итсә, аларга 30 мең сум күләмендә штраф яный.
Мәсәлән, үсмергә 300 Вт куәтендәге самокат сатып алып, йөрергә рөхсәт иткәнсез икән, инспектор туктаткан очракта штраф әти-әниләргә язылачак.
Дәүләт автоинспекциясе киңәш итә:
-
һәрвакыт шлем, тезлек һәм терсәк саклагычларын кулланыгыз;
-
куәте 250 Вттан югары булган СИМ өчен «М» категорияле таныклык һәм мотошлем кирәк;
-
караңгы вакытта утларны кабызыгыз һәм яктылык кайтаргыч элементлар кулланыгыз;
-
балагызның йөрүен контрольдә тотыгыз һәм кагыйдә бозуларга юл куймагыз.
Онытмагыз: электр самокаты – куркыныч тудыра торган транспорт чарасы. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм әти-әниләрнең даими контроле генә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтергә ярдәм итә.
Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге юристконсульты Гүзәл Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев