Россия белән ислам дөньясы арасында фәнни-технологик хезмәттәшлек турында сөйләштеләр
Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы кысаларында фән, технология һәм икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде. Очрашу Татарстан Фәннәр академиясе бинасында узды.
Түгәрәк өстәл эшендә галимнәр, экспертлар, дәүләт органнары вәкилләре һәм халыкара оешмалар катнашты. Чарада цифрлы инновацияләр, ясалма интеллект технологияләре, технологик суверенитет һәм ислам биоэтикасы кебек темалар каралды.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов быел Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгын, ә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең 20 еллыгын билгеләп үтүләрен искәртте.
— Быелгы ел фәнни-технологик үсеш елы буларак игълан ителде. Шуңа күрә фән һәм технология белән бәйле юнәлешләр аеруча мөһим, — диде ул журналистлар белән сөйләшкәндә.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда фәнни тикшеренүләр өчен мөмкинлекләр киңәйтелә, галимнәр өчен төрле ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Республикада гуманитар юнәлештә эшләүче белгечләр саны да зур.
Түгәрәк өстәл программасы ике тематик сессиядән торды. Беренчесендә стратегик партнерлык, технологияләр һәм икътисади багланышлар турында фикер алышсалар, икенчесендә инновацияләр һәм үзара ышанычны ныгыту кораллары турында сөйләштеләр.
Чараны “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме һәм Татарстан Фәннәр академиясе оештырды. Аны үткәрүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Россия Хөкүмәте каршындагы фәнни-технологик үсеш үзәге, Югары икътисад мәктәбе һәм башка югары уку йортлары катнашты.
Казанда узган очрашу Россия белән ислам дәүләтләре арасында фән һәм технология өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән чараларның берсе булды.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев