erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сеҗе юлындагы фаҗига

Курса разъездына бармыйча кала алмадык. Азрак тынычлансыннар инде дип, көтәргә уйлаган идек. Ә бит якыннарыңны югалту ул гомергә йөрәктә...

Баш мөхәррир  Исрафил Насыйбуллин белән юлга кузгалдык.

Юлга чыккан көн карлы, буранлы түгел иде. Төне буе кар да яумады. Юлда алай хәтәрлек сизелмәде. Курса-Почмак авылы янындагы тауга җиткәндә юл һәлакәте килеп чыккан урында ком сибелеп, кара-кучкылт асфальт чыккан иде. Шушында “Рено Логан” машинасы идарәне югалтып, “УАЗ”га килеп бәрелеп, Курса разъезды авылында яшәгән дүрт кешенең гомере өзелде. Алар дүртесе дә “Рено Логан” машинасында була. 57 яшьлек Харис Галимов рульдә.

Авылга килеп җиттек. Курса разъезды табигате белән матур авыл. Мәктәбе, балалар бакчасы, ФАП, кибете, урманчылык пилорамы бар. Авыл халкы урманчылыкта, тимер юлда эшли. Уңга борылып, Мәктәп урамына кердек. Капка төбендә берәү кар көри иде. Туктадык. 85 яшьлек  Җәлил Кыямов булып чыкты ул. Сөбханалла, кар көри алырлык булгач әле, дип сөйләшеп киттек. 2015 елның мартында Курса разъездында төнлә янгын чыгып, дүрт кешенең (икесе бала) янып үлүе хакында, йөрәкләребез әрнеп, искә төшереп алдык. Әле яңа гына булган юл-транспорт фаҗигасе турында  бик борчылып сөйләштек.

– Юл һәлакәтендә мәрхүм булган Харис минем кияү Данис белән бертуган, – дип сөйләде Җәлил абый. – Алар Чөмә-Елга авылыннан. Харис монда килеп төпләнде. Әйбәт кешеләр. Туган авылы Чөмә-Елгага җирләделәр.

Ике катлы йорт янына килеп туктадык. Матур йорт. Харис Галимовлар йорты...

“Ирем Харис бик әйбәт кеше иде, – дип сөйләде Резедә. – Кулы эш белде. Мине хан кызы итеп яшәтте. Күрәсең, теге дөньяга да изге җаннар кирәктер. Юл фаҗигасендә әрәм булган күршеләребез 64 яшьлек Камилә апа, аның ире 65 яшьлек Илдус абый Нурулллин, Камиләнең 35 яшьлек улы Фәнис Бәдретдинов  шулай ук бик әйбәт иделәр. Сәламәтлекләре йомшаграк иде. Харис аларны поликлиникага еш йөртте. Кеше үтенеченә ничек каршы киләсең! И-и, җаным, изге җаннар... Менә өйләре буш калды...”

Харис Чөмә-Елгадан, ә Резедә Яшел Үзән районы Норлат авылыннан. Аралар ерак, сез кайда таныштыгыз, бер-берегезне кайда күрдегез, дип сорыйм. Резедәнең тагын күңеле тулды... Үзен кулга алып, сүзен дәвам итте: “Мин Арча педучилищесында укыдым. Безне бәрәңге алырга бу якларга җибәрделәр. Менә шунда таныштык. Башта 20 ел Себердә яшәдек, Харисның туганы шунда иде. Мин Себердә башлангычлар укыттым. Харис электрик булып эшләде. Тормышлар үзгәргәч, бу якка кайттык. Әнисе дә (Сәйделбанат) улым, мин үлгәнче кайтыгыз, дип әйтте. Без кайткач, әни озак тормады, мәрхүм булды. Курса разъездында иске генә бер йортны сатып алдык, аннан йорт җиткереп чыктык. Себердән кайтканга 14 ел булган. Башта мин Яңа Чүриле психоневрология интернатында эшләдем, аннан Дербышкидагы психоневрология интернатына санитарка булып күчтем. Электричка белән эшкә йөрим. Эшебез җиңел түгел. Төрле хәлдәге авыруларны карарга туры килә. Югыйсә, саваплы эш башкарабыз кебек, ә менә Аллаһы Тәгалә шундый сынау бирде...”.

Харислар 8 бала үсә. Харис җиденчесе. Иң кечкенәсе Данис төп йортта гомер итә. Әтисе Фәрхетдин исән-сау. 93 яшьтә. Бер елны авылдашы Фирдия апа Гафиятова Фәрхетдин абыйны, аның гаиләсен мактап язды. “Колхоз эшеннән тыш авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән бердәнбер кеше ул Фәрхетдин абый.  Авылыбызда элек халык күп иде, ат белән бәрәңге утырту, тырмалау, яру, көзен тирес түгү, урманнан утын алып кайту дисеңме, берсе дә калмый. Фәрхетдин абый улы Данис, килене Курса разъезды станциясеннән Җәлил кызы Наилә тәрбиясендә тора. Әтиләрен, бабайларын бар да хөрмәт итеп яши”.

Менә шундый гаиләгә Резедә 19 яшендә килен булып килә. “Шундый әйбәт алар, – дип сөйли Резедә. – Бер-берсе өчен үлеп торалар. Ә үземнең әни Луиза ковидтан китеп барды. Әнием дә нәкъ ирем Харис кебек иде, кешегә яхшылык кына эшли торган. И-и, Харис гел нәрсәдер эшләде, кисте, ялгады, төзеде... Үзебезгә генә түгел, башкаларга да. Атлар асрарга хыялланды”.

Сүз яшәү урынына барып ялганды. “Урыныбыз нәкъ санаторийдагы кебек”, – дип мактап алды Резедә. Җиләккә, гөмбәгә йөрисезме? “О-о, йөрмәгән кая ул!”.

...Өйдә яшь бала тавышы ишетелде. “Балалар монда, ике улыбыз да өйләнделәр, яшь балалары бар, бүген китәселәр, – диде Резедә. – И-и, әтиләре  балаларны, оныкларны яратты...”.

Урамга чыктык. Каршыдагы моңсу булып хуҗасыз калган Камиләләр йортын да карап уздык. Кайту ягына кузгалдык.

Юл һәлакәтенә очраган “УАЗ” машинасында руль артында булган Ринат Әскәров хастаханәдә дәваланып чыккан. “Алар таудан төшәләр иде, – дип сөйләде Ринат. – Мин бит аны карап киләм. Нинди тизлек белән барганнарын әйтә алмыйм. Безнең “УАЗ”  машинасы гадәттә 80 белән бара инде ул. Алар күпергә кергәндә әз генә машиналары уйнап алды. Аннан машина турайды. Ул, бәлки, каушаудан тормозга баскандыр, машинасы кинәт сулга китте. Анда нәрсәдер уйларга вакыт калмады. Мин әз генә рульне борып өлгердем. Мин бит карап киләм, әз генә чамалыйсың бит инде. Уң якка борылып булмый, анда бордюр.  Аз гына сулга гына алып була. 15-20 метр арада бернәрсә эшләп булмый.  Ул борыла башлады да яны, арты белән керде миңа, шуннан аска төшкән инде. Алга таба нәрсә булганын үзем дә хәтерләп бетермим. Аңымны җуеп алдым. Аңыма килгәч шалтыраттым”.

Курса разъездында фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче фельдшер Җәүһәрия Галимҗанова: “Камиләнең ире Илдус Арча поликлиникасына барып кайтырга кирәк дигәч, кар да яуды, юллар да тайгак, азрак сабыр итик, дидем. Юк, тыңламадылар. Шуннан үзем иртәнге электричка белән Арчага киттем. Поликлиникага барып, үзебезнең участок табибына талоннар алып, килеп йөрмәгез, даруларын, уколларын үзем алып кайтам, дип шалтыраттым. Юк, киләбез, диделәр. Шуннан килгәннәрен көтә башладым. Болар һаман юк. Эчем поша. Шалтырата башладым. Телефонны алмыйлар. Нәрсә дә булса булган инде җаным дип, Камиләнең Казандагы апасы Нураниягә шалтыраттым. Ул да шалтырата алмады. Шуннан, күңелем сизенеп, ашыгыч ярдәм бригадасына киттем. Анда авария булган, дип чабышалар. Йөрәгем чыгардай булып, кайда, дип сорадым. Сеҗе юлында, берсе Нуруллин, өчәү диделәр. Һай, безнекеләр, дип елап җибәрдем...”.

Камиләнең Казандагы апасы Нурания: “Без Саба районы Югары Симет авылыннан, – дип сөйләде. – Әни 48 яшьтә үлеп китте. Без 6 бала өелеп калдык. Әти гомерле булды. Камилә Курса разъездына кияүгә чыкты. Малай тапты. Улы 8 яшендә генә йөреп китте. ДЦП диагнозлы иде. Мәктәптә укый алмады. Камилә ире үлгәч, икенчегә чыкты. Камиләнең бала вакыттан башы авыртты. Мәктәптә юньләп укый да алмады. 2нче группа инвалидлык бирделәр. Онкология булып күкрәген алдылар. Гел башы әйләнде инде аның. Кулын сындырды. Егылды, башына операция булды. Шикәре дә күтәрелде. Гел больница юлында булдылар. Күршеләре Харис йөртте инде аларны. Мин кайтып кәстрүл-кәстрүл аш пешереп калдырам. Гел кайтып тордым. Булышмыйча кем бар, без икәү генә, энекәш авылда. Аллаһы Тәгалә больница юлында йөрмәсеннәр дигәндер инде, алып китте...“

...Кышкы юл, хәтәр юл. Кайда нәрсә сагалап торганын берәү дә белми. “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев: “Без юлларны кардан чистартып, хәтәр урыннарга ком сибеп торабыз, – дип сөйләде. – Фаҗига булган урынны Казаннан кайтып тикшерделәр. Безгә дәгъвалар юк. Безнең юлларны чистартучы, ком сибүче машиналарда датчиклар эшли. Аларның нәрсә эшләгәннәрен белеп торабыз”.

Районның юл иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы да нәкъ менә шул фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау һәм киләчәктә мондый аяныч хәлләрне кисәтү чараларына багышланды.

 Бер атнадан соң Арчада тагын юл фаҗигасе, “ИЖ“ автомобиле белән “Daewoo“ машинасы бәрелешеп, бер хатын-кыз пассажир мәрхүм булды.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үткән утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләре санын киметә алсак та, алардагы үлемнәрне киметә алмадык, диде. Киләчәктә юл иминлегенә тагын да ныграк игътибар бирү бурычы куелды.

Мәрхүмнәрнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Юлларда сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев