Кайтырмын дип вәгъдә биргән идең...
Ралинә Шакированың махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Нәсим Габидуллин истәлегенә иҗат иткән шигырьләре йөрәкне телгәләде
Кайтырмын дип вәгъдә биргән идең
Кайтырмын дип вәгъдә биргән идең,
Автобуслар киткән чагында.
Ул көнне бит беркем ышанмады
Хәсрәт утларының барына.
Мобилизация... Салкын көзге таңнар,
Күз яшьләрен сыгып киттегез.
Авыр бурыч йөкләп иңнәрегезгә,
Солдат исемен бөек иттегез.
Солдат булып, окопларда яттың,
Салкын җилләр битне катырды.
Сезне көткән ана, якыннарың
Дога белән таңнар аттырды.
Утлар яуды... Җирләр тетрәнделәр,
Сүнде кинәт яп-яшь гомерең.
Аңлап булмый, ничек туктады соң
Шундый кайнар, батыр йөрәгең?
“Тимер сандык” булып кайттың инде,
Сөйләшмисең, күзләр ачылмый.
Синсез калган өйнең һәр почмагы
Күз яшьләрен тыеп басылмый.
Туган туфрак җылы булсын сиңа,
Тыныч йокла, батыр солдатым.
Җаның очты биек күкләргә бит,
Бер туктамый сызлый йөрәгем.
Язмыш безне каты сындырды шул,
Яралар да мәңге төзәлмәс.
Туган җиремнең якты йолдызы
Син булырсың, беркем тиңләшмәс.
Хуш, бәхил бул инде, ил сакчысы,
Сагынырбыз сине үлгәнче.
Күңелләрдә яшәр якты исемең
Җир йөзендә гомер сүнгәнче.
“Исән-сау җиңү яулап кайт, Нәсим”, – дип язган булганмын аның турында 2024 елның 4 гыйнварында. Ә 2025 елның 12 июлендә Нәсим Габидуллин һәлак була.
“Арча үзәк стадионында үткән итекле хоккей буенча ярышларга Иске Масра егете Нәсим Габидуллин да килгән иде. Ул көрәшчеләр командасы составында уйнады. 24 яшьлек бу чибәр егет махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Мобилизацияләнеп киткән. Икенче тапкыр инде кыска вакытлы ялга кайткан. 11 гыйнварда яңадан китәчәк.
Нәсим 15 яшеннән көрәш белән шөгыльләнгән. Спорт остасы исеменә ия. “Дуслар чакыргач килдем”, – дигән иде ул очрашканда.
Аның нинди кеше булуы авылдашларының мөнәсәбәтеннән күренә. Нәсимнең якты истәлеге алар күңелендә мәңге сакланачагына шик юк.
Батыр егет белем алган Курса Почмак мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Шакирова Нәсим Габидуллин турында сигезенче сыйныф укучысы Ралина Шакирова иҗат иткән ике шигырьне җибәрде. Шигырьләр Иске Масра авылы егете Нәсим Габидуллин истәлегенә багышлана.
– Нәсим Габидуллин 1999 нчы елның 12 маенда Иске Масра авылында туа. Башлангыч сыйныфларда туган авылында, аннан Курса Почмак урта мәктәбендә укый. Мәктәптә баян түгәрәгенә йөри. Спорт белән шөгыльләнә. Республика, район бәйгеләрендә мәктәп данын яклый. Сыйныфташлары арасында ярдәмчел, бик чыдам, тыныч, бәхәскә керми, авыр сүз әйтми торган, барлык эшкә дә өлгер буларак таныла. Нәсим балык тотарга ярата. Дуслары белән кышын чаңгыда йөри, хоккей, футбол уйный, ә сабан туенда ат чабышында катнаша. Ул көчле рухлы, нык егет булып үсеп җитә. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укуын Арча педагогия көллиятендә дәвам итә. 2022 нче елның 26 нчы сентябрендә махсус хәрби операциягә чакырыла. Анда да кирәк чакта терәк була, иптәшләренә ярдәм итә, авырлыкларга бирешми. Нәсим Габидуллин 2025 елның 12 июлендә Луганск өлкәсе Кременная шәһәре янында батырларча һәлак була. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә, хәрби часть командирыннан әти-әнисенә “Рәхмәт хаты” да килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев