"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы
Казанбаш төп белем бирү мәктәбендә якташларыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, галим, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова һәм “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев белән очрашу булды.
Җиңүчеләргә җиһазлар, музыка кораллары сатып алу һәм сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.
29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.
Денис Васильев искәрткәнчә, бүгенге көндә кеше югары уку йортында алган күнекмәләр һөнәрнең үзенә караганда да әһәмиятлерәк.
18-19 октябрь көннәрендә районыбызда зур чара –ата-аналар һәм мәктәп белән берлектә оештырылган республикакүләм “Дус сыйныф серләре” конкурсының район этабы булып узды. Әлеге бәйгедә безнең Носы мәктәбеннән 8 нче сыйныфлар катнашты.
Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, 24 нче октябрь көнне мәктәбебездә гөрләтеп көзге бал - уңыш бәйрәмен уздырдык. Көз аенда мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң котеп алынганы инде ул Көзге бал.
0