erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрнең эшкә урнашуын күзәтеп торачаклар

Денис Васильев искәрткәнчә, бүгенге көндә кеше югары уку йортында алган күнекмәләр һөнәрнең үзенә караганда да әһәмиятлерәк.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның гыйнварында югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең траекториясенә күзәтчелек итәргә мөмкинлек бирә торган сервис эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Всеволод Вуколовка сылтама белән хәбәр итә.

«Без махсус сервис булдырдык, ул киләсе елның гыйнварында эшли башлаячак һәм югары уку йортын тәмамлаган гражданинның кайда эшкә урнашуына күзәтчелек итәчәк», - диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Денис Васильев искәрткәнчә, бүгенге көндә кеше югары уку йортында алган күнекмәләрнең һөнәрнең үзенә караганда да әһәмияте зуррак. «Икътисадка ихтыяҗ системасы һәм күнекмәләргә булган тәкъдимнәр күзлегеннән карарга мөмкин», - дип саный ул.

28 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Екатеринбургта сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча ярышлар уза.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/29/196109/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X