3 ноябрьдә Татарстанда көчле томан аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде
Тәүлек эчендә Татарстанда томан эчендә алты көймә югалган – Кама, Зөя һәм Идел елгаларында. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр
Ведомство мәгълүматлары буенча, ике судно йөртүче мөстәкыйль рәвештә ориентлашкан һәм ярга йөзеп чыккан. Алты гражданга ике баласы белән ярга чыгарга җирле балыкчылар ярдәм иткән. Ике кешене коткаручылар тапкан. Барлык кешеләр коткарылган.
Исегезгә төшерәбез, 3 ноябрьдә Татарстанда көчле томан аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде.
Нет комментариев