erid:2VtzquqpS7d
“Үкенмик без яшьлек үтә, диеп...“
Язмышлар...

“Үкенмик без яшьлек үтә, диеп...“

Яңа Кырлайдан Кифая һәм Мәкъсүт Ахуновлар 52 ел тату гомер иткән, авыл халкы арасында ихтирам казанган гаилә.

Мәкъсүт абый белән беренче очрашу очраклы килеп чыкты. Ул хатыны янына хастаханәгә барырга машина көтеп тора, ә безнең авылдан килеш иде.

– Кайчаннан торам, ник бер машина туктасын, – диде ул рәхмәтләр укып.

Ә икенче очрашу Өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасыннан соң булды. Ул вакытта янында хатыны Кифая ханым да бар иде. Сөйләшеп киттек. Аларның үзара мөнәсәбәтләре сокландырды. “Дәүләтем“, “Мәкъсүтем“, диләр бер-берсенә. Күренеп тора, 52 ел гомер аларның мәхәббәтләрен чыныктырган, бер-беренә ихтирамны тагын да арттырган.

Аларның үзара мөнәсәбәтләре сокландырды

– Мин Яңа Кырлайда тудым. 12 яшьтән колхозда эшләдем. Тавык фермасында тырма белән салам җыйдым, хуҗалык көтүе көттем... Армиягә киткәнче йөк төяүче булдым. 70шәр бидон төягән вакытлар бар иде. Яшьлек белән түзелгәндер инде. Аннан хәрби комиссариаттан шоферлыкка укыттылар, – диде Мәкъсүт ага. – Ерак Көнчыгышта чик буенда хезмәт иттем мин. Хәрби машинада. Тәртипле, дәрәҗәле солдат булдым. 1972 елда туган авылыма кайттым. Һәм лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләдем. Тәүлекнең 20 сәгате колхозда үтте, дүрт сәгате – ялга калды. Беренче класслы шофер. Дәрәҗәле бүләкләргә лаек булдым.

«Уфалла арбасы төп транспортыбыз булды...»

Армиядән кайтып бер ел үткәч, Кифая Нуруллина белән очраша башлый егет. Озакка сузып тормый, бер елдан өйләнеп тә куя. Кифая ханым авыр тормышлы гаиләдә үсә. Әнисе 6 бала белән тол кала. Балаларны кеше итәргә кирәк бит, ат, дуңгыз көтүе дә көтә, каравылда да тора.

“Уфалла арбасы төп транспортыбыз булды. Шуны тартып кышлык утын да әзерләдек, печән дә ташыдык. Апа 8 сыйныфтан соң клуб идәне юарга керде. Аңа булыштык. Шулай балачак үтте, – диде Кифая Ахунова. – Мәктәптә яхшы укыдым. Аннан тырышлыгымны күреп, пионервожатый итеп калдырдылар. Мәкъсүт белән шул вакытта очраштык. Кечкенә буйлы, әмма чибәр идем мин. 5 сыйныфта укыганда аңа хат язганны хәтерлим. Ул аны укыды да, кире бирде. Насыйп булгач, тагын очраштык. Бу юлы гомерлеккә“.

Уфалла арбасыннан ул Мәкъсүткә кияүгә чыккач кына котыла. “Бәхетем аның белән кушылгач ачылды. Беребез сүзеннән беребез чыкмадык, – ди. – Бераз ачуланышсак, болар да кычкырыша белер икән, ди иде балалар“. 

Кифая Ахунова гомер буе мәгариф системасында эшли. Ун елы мәктәптә үтсә, 23 ел балалар бакчасын җитәкли.

– Татар теле укытучысы булырга хыялландым. Тормыш авыр булгач, укый алмадым. Сәләтемне күреп, күтәрделәр. Казанда укырга да туры килде. Белем кирәк булды. Балаларны әни, ирем карады. Хезмәтем дәверендә ике балалар бакчасын төзекләндерергә туры килде. Бакчаны кабул итеп алганда нибары 7 бала булса, аннан аларның саны 33кә җитте. Ике тапкыр “Иң яхшы балалар бакчасы“ исемен яуладык. Хезмәтемне күрә белделәр. Бик күп Мактау грамоталары, күкрәк билгесе, “Мактаулы остаз“ дигән исем алдым, – ди Кифая апа. 

Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык“ медале тапшырыла

“Мәхәббәт һәм тугрылык“ медале

Быел 52 ел тигез гомер иткән үрнәк гаилә буларак та зур бүләккә лаек була Ахуновлар. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык“ медале тапшырыла. Гаиләдә биш бала үсә. Бишесенә дә югары белем бирәләр. Барысы да гаиләле. Хәзер оныклар – әби-бабайның сөенече.

– Бала хәсрәте кичерергә дә туры килде. 22 ел элек аспирантурада укыган улыбыз юл һәлакәтенә очрап үлде. Аның белән мин дә... Балаларның: “Әни, үзеңне кулга ал, син безгә дә кирәк бит әле“, – дигән сүзләреннән айнып киттем. Дәүләтем, дип тора Мәкъсүтем. Балаларымның әни, димәгән вакытлары юк. Кияү-киленнәрем бик әйбәт. Оныклар сөендерә. Сигез операция генә кичердем. Янымнан китмәделәр, – ди Кифая ханым.

Хәзер икесе дә намазда. Укып, дини белем алганнар. Тормышлары матур. Иң мөһиме, тигезлекләре бар. 

– Иң кызыгы, олыгайган көнемдә шигырь язу сәләтем ачылып китте бит әле. Язам да, Мәкъсүтемә укыйм, – диде Кифая ханым оялчан гына елмаеп.

Ул шигырь укый, ә Мәкъсүт ага аңа горурланып карап тора. Каршылыклар алдында баш имичә, авырлыкларны җиңеп чыккан, мәхәббәтләрен җил-яңгыр тидермичә саклаган бу кешеләргә сокланмый мөмкин түгел.


Нет комментариев