erid:2VtzquqpS7d
Музейларга йөрегез
Арча яңалыклары

Музейларга йөрегез

Кабат - кабат йөрсәң дә, файдага гына.

Алтын көзнең кояш нурына төренеп музейга ике ханым килеп керде. Алар – Арча шәһәреннән Мәрзия Хәбибрахманова һәм Фәридә Кадермәтова. Киләселәрен алдан кисәтеп тә куйганнар иде. Аларның Мөхәммәт Мәһдиев музеенда булулары  беренче мәртәбә генә түгел.

Музейда кунакта.

 Ике ханым да миңа таныш, якын кешеләр. Мәрзия Вәлиевна мин педучилищеда укыганда укытучы булып эшләде, ә Фәридә апа безнең авылда яшәп китте. Алар -  кызыксынучан, белемле, татар әдәбиятын яратып укучылар.

Илдус Абдрахмановичның бер фикере искә төшә: “Сеңлем, мин музейда еш булам. Ләкин килгән саен яңа мәгълүмат белән танышам”, - дия иде ул. Шулай, музейда бер мәртәбә булдың да, язучы белән бәйле бөтен мәгълүматны белдем дип уйлау бер генә дә дөрес түгел дигән фикердә мин. 

Шуңа күрә, мөмкинлек булу белән кабат-кабат музейларга йөрергә кирәк. Мәрзия Вәлиевна белән Фәридә апа нәкъ шулай эшләделәр дә. Мәһдиевнең иҗади мирасы белән таныш кунакларга  экскурсия сөйләү вакыты сизелмәде дә, сәгатьләр мизгел эчендә үтеп китте.

 Экскурсия тәмамлангач та алардан тиз генә аерылып булмады. Чөнки үткәннәр хәтердә яңарды. Барыбыз да күңелле мизгелләрне искә алдык, алар авылның төзек, матур булуына соклануларын белдерделәр. Әйе, Гөберчәк авылы заманадан калышмый, бергә атларга тырыша.

Кунакларым алтын көзнең сихрилегенә сокланып, әдип һәм авыл тарихы буенча күп мәгълүмат алуларына рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдылар. Аларны көзге кояш елмаеп авылдан озата китте.

Халидә Габидуллина, 

М.Мәһдиев музее

җитәкчесе.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев