erid:2VtzquqpS7d
Утар Аты мәктәбенә 55 ел
Арча яңалыклары

Утар Аты мәктәбенә 55 ел

Бүген юбилейны билгеләп үттеләр.

Утар Аты мәктәбенә 55 ел. Юбилейны билгеләп үттеләр. Афәрин, укытучылар очрашуны әйбәт оештырганнар. Директоры Илнар Сабиров: "Мәктәп юбилеен беренче тапкыр үткәрәбез, очрашуга бик күп килерләрме, әллә аз булырлармы - алдан әйтеп булмый...", - дигән иде. 

Бүген мәктәп шау-гөр килеп торды. Күп килделәр. Ул кочаклаштылар, күрештеләр, сөйләштеләр... Очрашу бик матур үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова бик җылы итеп алып барды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов бәйрәм белән котлап, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм сертификат тапшырды.

Ветеран укытучылар истәлекләре белән уртаклаштылар. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар укытучыларына рәхмәт әйтеп, чыгыш ясадылар. Концерт номерлары да булды. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев