Татарстанда ноябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Соңгы көз ае өчен уртача температура нормасы республика буенча -2,7 градус тәшкил итә. Быел ноябрьдә исә һаваның уртача температурасы -1,7 градус булыр дип фаразлана.
Казанда да күрсәткечләр нормадан югарырак көтелә: климатик норма -2,5 градус булса, ноябрьдә уртача температура -1,5 градус тәшкил итәчәк.
Явым-төшем күләме күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын булачак. Республика буенча 38 миллиметр, Казанда 45 миллиметр явым-төшем көтелә.
Нет комментариев