erid:2VtzquqpS7d
Арчада яшь комбайнчылар ярышты
Арча яңалыклары

Арчада яшь комбайнчылар ярышты

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Бүген Арча агросәнәгать һөнәри көллияте базасында яшь комбайнчылар арасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз" дип аталган 18нче республика бәйгесе булды.

40 районнан 35 яшькә кадәрге комбайнчылар катнашты.

Безнең район данын "Кырлай" ширкәтеннән Салават Кәбиров яклады.

Иртәгә район мәдәният йортында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев