Арчаның 3 нче мәктәбе тарихы хәзер китап булып саклана
Арчаның 3 нче мәктәбендә ветеран укытучы Әминә Гаффарованың «Күңел түрендәге мәктәбем» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Басмада уку йортының бай үткәне, төрле елларда биредә хезмәт куйган педагоглар һәм мәктәп белән бәйле якты хатирәләр урын алган.