erid:2VtzquqpS7d
Күңелләр кузгалды, еладык та...
Арча яңалыклары

Күңелләр кузгалды, еладык та...

Фәнни-гамәли конференция шундый булды.

Бүген Арча педагогия көллиятендә "Әлифба" авторы Сәләй Вәгыйзов тууына 118 ел тулу уңаеннан республиканың "II  Вәгыйзов укулары" дигән фәнни практик конференциясе булды. Конференцияне Арча педагогия көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова алып барды.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова сәламләп,  конференциянең телебезне саклау, тарихыбызны барлау, әлифба авторларын мәңгеләштерү буенча  бик тә әһәмиятле чара икәнен ассызыклап үтте. 

Конференциядә  Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән Министрлыгының өстәмә һөнәри мәгариф  үсеше бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, профессор Дания Әхмәтова, фән эшлеклеләре, элеккеге әлифба авторы Габбас Сәйфуллин оныклары һ.б. катнашты. Конференция бик эчтәлекле, файдалы, күңелне кузгата торган булды.

Фәнниконференциядә катнашучылар.

Мәктәпләрдән килгән татар теле укытучылары өчен бик тә файдалы очрашу булды ул. Телебезне сакларга, тарихыбызны белергә, өйрәнергә, шәхесләребезне мәңгеләштерергә. 

Әлифба авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турында эшләнгән фильм аеруча дулкынландыргыч булды. Аны күз яшьләрсез карап булмый... Бар да елады...


Арча хәбәрләре

Нет комментариев