Тәлгать абый бик озак еллар Тукай урманчылыгында җитәкче ярдәмчесе булып эшләде. Аның намуслы хезмәтен югары бәяләделәр, ул бик күп бүләкләр иясе.
Тәлгать абый газетабызның хәбәрчесе дә иде, урманчылар тормышыннан кызыклы язмалар җибәреп торды, редакциягә дә керә иде.
Ул 1939 елда туган сугыш чоры баласы. Моннан 9 ел элек ул өйдән чыгып киткән җиреннән юкка чыкты. Аны янәшәдәге урманнан, су буйларыннан эзләп карадылар, әмма таба алмадылар. Быел гөмбәчеләр аның калдыкларына, киемнәренә тап була. Кесәсендә авторучкага кадәр була.
Хөрмәтле ветеранны Акчишмә зиратына җирләделәр. Бик күп кеше килгән иде. Урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин, хезмәттәшләре мәрхүмне бик әйбәт кеше иде, дип искә алдылар.
Нет комментариев