erid:2VtzquqpS7d
Бәрәңге бакчасын тилмертмәгез
Арча яңалыклары

Бәрәңге бакчасын тилмертмәгез

Бу сүзләргә колак салырга кирәк. Гомер иткән кеше әйтә аны.

Яңа гына бер апа шалтыратты. "Языгыз әле, нишләп бу бәрәңге бакчасына, уңышын алгач, тагын горчица утырталар икән. Ял иттерергә кирәк. бакчаны. Электән килгән тәртип бу. Хәтта колхозларда да берәр елга буш калдырып җирне ял иттерәләр.

Остарып, бернигә ярамаган өрәңге агачын үстерделәр. Хәзер бөтен дөньяны басты. Тагын остарып борщевик үстерделәр. Хәзер бетерә алмыйлар.

Ул бәрәңге бакчаларын да көчләмәгез! Алай бик оста булгач, бәрәңге кортына каршы табигый "агу" уйлап табыгыз.  Ансат ич, агу сибәсез, аннан горчица утыртасыз.

Бәрәңге бакчасын тилмертмәгез. Болай да агудан җәфа чигә ул. Шул агудан файдалы бөҗәкләр дә юкка чыга бара инде... Һәм без дә...".

Фотода: бакчаларның берсе майга кадәр ял итә, икенчесендә - горчица...


Арча хәбәрләре

Нет комментариев