erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 2 ноябрьдә томан һәм 9 градуска кадәр җылылык фаразлана

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка таба 3-8 м/с тизлек белән. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-5 градус, урыны белән -8°ка кадәр. Көндез максималь температура +4...+9 ка кадәр күтәреләчәк.

Казанда көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез. Иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, көндез максималь температура +6..+8 градус. ЧЫГАНАК


Нет комментариев