Татарстанның Теләче районында ике автомобиль бәрелешкән. «Лада» автомобиле белән идарә иткән яшь хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган.
Татарстанның Теләче районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт урынына килгән Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 21 яшьлек кыз идарә иткән «Лада» автомобиле каршы як полосага чыккан һәм юл эшчеләре утырган Ford машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте узып китү тыелган юл участогында булган. Җиңел автомобиль йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында ук вафат булган.
Ford автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.
Нет комментариев