erid:2VtzquqpS7d
«Якыннар – Яратканнар»: иҗат һәм гаилә җылысы берләштерде
Арча яңалыклары

«Якыннар – Яратканнар»: иҗат һәм гаилә җылысы берләштерде

30 октябрьдә «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучылары, аларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары бергә җыелып, җылы һәм дустанә мохиттә «Якыннар – Яратканнар» исеме астында иҗади очрашу үткәрде.

«Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчә советы рәисе Лия Ильина әти-әниләргә балалар тәрбияләүгә керткән өлешләре, ярдәмнәре һәм аларга булган ышанычлары өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Очрашуда катнашкан гаиләләргә актив, сәләтле һәм максатчан балалар үстергәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чара барышында катнашучылар үз куллары белән брелоклар ясады. Мондый очрашулар гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, буыннар арасындагы бәйләнешне саклауга һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.


Нет комментариев