Тулай торакка әйләнеп кайтыйк әле. Анда Азамат дигән дустым бар иде. Без аның белән хыялланырга ярата идек. “Эх, үскәч кеше арасына чыгарга, күтәрелергә иде... фатир алырга иде...” – шундый иде безнең хыяллар. Аллага шөкер, бүген ул Азаматның да тормышы матур, аның өчен бик шатмын ("Шәһри Казан", Зоя Солошина).