erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Күбесенең әтиләре фронтта, ә аннан көн саен кайгылы хәбәрләр килеп тора...

12 мартта Сара Әхмәтовага 100 яшь тула

Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Бакый ага Зыятдинов “Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех!“ дигән китабында район архивында сакланган гыйбрәтле бер мәгълүмат китерә: “1939-1940 уку елында Хәсәншәех башлангыч мәктәбендә 161 бала укыган, аларны дүрт укытучы укыткан. Бүгенге көндә 104 укучы булып, аларны 24 укытучы укытып, тәрбия эше алып бара.

Әлеге мәгълүматны ул вакыттагы укытуның хәзерге белән чагыштырганда нинди авыр шартларда баруын күз алдына китерү өчен бирәм. Сыйныф бүлмәләре гаҗәеп кысан, күргәзмә әсбаплар бик аз, бер сыйныфта яшь аермасы өч-дүрт ел булган балалар укый, шуңа тәртип тоту да бик авыр була“. (2006 ел)

1942 елда Хәсәншәех авылы кызлары Сара Исламова белән Сәгүрә Солтанова Балтач урта мәктәбен тәмамлыйлар һәм туган авылларында укыта башлыйлар. Унҗиде-унсигез яшьлек кызлар кырыгар укучылы сыйныфлардагы балаларга белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Ә балалар ач-ялангач, күбесенең әтиләре  фронтта, ә аннан көн саен кайгылы хәбәрләр килеп тора.

Укытучы агитатор да әле, сугышчыларга җылы кием, болай да әлле-хәлле яшәгән авылдашлардан танклар колоннасына, самолетлар эскадрильясына акча җыярга кирәк. Авылда да ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр бар. Мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Зөһрә апалары көн саен дүрт чиләк аш пешереп, көянтә-чиләк белән алып килеп балаларга ашата. Чөнки күпләренең өйләрендә ашау мөмкинлеге бөтенләй юк.

Бу япь-яшь кызлар нинди авыр елларда фидакарьлек күрсәтеп, бөтен гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлыйлар. Алай гына да түгел, икесе дә Казан педагогия училищесын тәмамлыйлар. Икесе дә кияүгә чыгып бишәр бала тәрбияләп  үстерәләр.

...Готыф Әхмәтов 1919 елда Хәсәншәех авылында туа, ул да Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны аны армия сафларына алалар. Сержантлар әзерләү курсын тәмамлаганнан соң орудие командиры буларак солдатларны хәрби хезмәт серләренә өйрәтә башлый. Сугыш башлану турындагы хәбәрне шунда хезмәт иткәндә ишетәләр. Аларны тиз арада Кронштадт хәрби-диңгез базасына җибәрәләр. Ул анда зенит пулеметы расчетларының командиры була. Алар Ленинградка диңгез ягыннан килүче дошман көчләренә каршы сугышалар, төньяк башкаланы саклыйлар. Өч көн буе барган бәрелештә Готыф абый командалык иткән расчет батырларча сугыша, Готыф абый Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугышның күп өлешен ул “Катюша“ расчеты командиры булып үтә. Днепрның уң ягын немецлардан азат итү өчен барган сугышлардагы  батырлыгы өчен ул икенче Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 
Готыф Әхмәтовның тыныч тормыштагы хезмәтләре дә батырлыкка тиң. Сугыштан соң ул Шубаш башлангыч мәктәбендә дүрт ел укыта һәм мөдирлек итә. 1950 елда Хәсәншәех мәктәбенә күчерәләр. 1957 елда КПСС райкомына эшкә алалар. 1958-1959 елларда колхоз рәисе була. 1967 елдан Хәсәншәех мәктәбендә кабат директор. “Северный“ совхозыннан бүленеп чыккан “Ватан“ совхозында озак еллар партоешма секретаре булып эшләде. Совхоздагы тырыш хезмәте өчен “Почет билгесе“ ордены белән бүләкләнде.

Готыф абый белән хатыны Сара апа өч ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысы да югары белемле, абруйлы кешеләр. Марат Әхмәтов озак еллар Балтач районы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы министры булды. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Олы кызлары Тәслимә  Ветеринария академиясендә эшли, Финсур Биектау “Элита“ нәсел хуҗалыгын җитәкләде. Мансур “Ватан“ хуҗалыгы җитәкчесе, Тәнзилә Балтач районының “Игенче“ хуҗалыгында икътисадчы. Алар барысы да фидакарь хезмәтләре өчен зур дәүләт бүләкләренә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев