«Күпме маңгай тире түгелгәнен балалар бер аңлармы икән?»
Миләүшә Сирабетдинова көн саен бер сүзне тукырга мәҗбүр.
– Дамир, агачтан эшләнгән тәрәзәләр бездә калды инде, алмаштырырга кирәк. Бетмәс газап: көзен куй, ярыкларына мамык тутыр, язын ал, буя, яңарт... Авыл әбиләреннән оят, пенсия акчаларына әллә кайчан пластик тәрәзә куйдырдылар, ә без?.. – ди ул.
Хатынының колак итен ашавы ешайса да, Дамир Сираҗетдинов исә уеннан акча саный. Нияте үзгә – остаханәсенә тимердән төймә коярлык җиһазлар алып куясы килә. Киләчәктә ипи ашатырлык кәсеп дип хыяллана, җае чыгып торганда тәрәзәгә алданалармы?
Җырың бер булсын икән...
Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында яшәүче Миләүшә белән Дамир Сираҗетдиновлар йортында чынлап та теге чакны тәрәзәләр алмаштырылмыйча кала. Миләүшә ханым йорт җиһазы яңартырга исәп тота, ә гаилә башлыгы уртак чапанны үз ягына тарта. Кызып китеп, хәлдән таеп бәхәсләшәләр дә, гаилә башлыгының теләгенә күнәләр. Горур кыяфәтле токарь (тимер юыну) станогы ишегалдына кайтып “төпләнә”.
– Аны кертеп урнаштырырлык остаханә дә юк иде әле. Өстенә брезент каплап тордык. Без бит инде гап-гади авыл балалары. Үз эшеңне ачып эшләргә өйрәнгәнмени? Әти-әни гомере буе күмәк хуҗалыкка бил бөккән, без шуны күреп үскән! Күңелдә теләк бар да, тик нәрсәдән башларга белмибез. Чын дусларым белән киңәшләшкәч тә, Миләүшә белән озак уйладык әле. “Син эшсез тора алмыйсың инде. Уеңа керсә – бетте. Ятып калганчы атып калыйк”, — диде ул соңгы сүзе итеп. “Хушыгыз тәрәзәләр!” — диде дә өйдәге бөтен акчаны санап, кулъяулыкка төреп тә бирде. Тормыш дигәне аңлашып яшәгәндә генә матур ул. Икең ике җырны җырласаң, әллә ни алга бара алмыйсың. Мин тормышны әти-әни үрнәгендә күз алдына китерәм. Алар гомер бакый икесе бер сүздән чыкмыйча яшәделәр. Әни сыер савучы булып эшләде, әти терлекче иде, ат җикте. Өйдә дә, ферма юлында да гел бергә йөрделәр. Мин аларның үзара ачуланышканнарын да күрмәдем, гел дус иделәр, - ди Дамир.
Дүрт балалы гаиләдә игезәк сыңары булып үскән егет ул. Игезәге Дамирә исемле! Илмас исемле абыйсы, Рамилә исемле сеңлесе бар.
– Башта Дамирә, бер сәгатьтән мин туганмын. Беренче сыйныфка кадәр аңа апа диеп үстем. Мәктәптә укый башлагач игезәгемә кыз дияргә керештем. Дамирә үз гаиләсе белән Чүпрәледә яши, әле дә бик якын ул миңа. Бер-беребезне санлап, бик хөрмәт итәбез. Дамирә кияүгә чыкканда да, туй итәргә минем исән-имин кайтып җитүемне көтте. Әфганстанда хезмәт иттем бит мин. Әти белән әни ул чакны утка төшкәндәй кайгырганнар, – ди әңгәмәдәшем.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/iazmys/kupme-mangai-tire-tugelganen-balalar-ber-anlarmy-ikan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев