erid:2VtzquqpS7d
Арчаның икенче балалар бакчасында бердәмлек дәресе узды
Сезнең хатлар

Арчаның икенче балалар бакчасында бердәмлек дәресе узды

Россия халыкларының дуслыгы, туган илгә мәхәббәт һәм бердәмлек төшенчәләре Арча шәһәренең икенче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен узган чараның төп темасы булды.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Арча шәһәренең 2нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашында “Без – бербөтен!” дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрелде. Бәйрәм барышында нәниләр Россия турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биюләр тәкъдим иттеләр. Шулай ук “Орлята-дошколята” проекты турында да искә алдылар. Әлеге проект кысаларында балалар кечкенәдән үк дуслык, бердәмлек, җаваплылык кебек сыйфатларга өйрәнәләр.

Чараның иң кызыклы өлешләреннән берсе географиягә багышланды. “Россия картасы” уенында катнашучылар илебезнең киң территориясе белән таныштылар, картага тиешле карточкаларны урнаштырдылар. Очрашу иҗади эш белән тәмамланды. Балалар төрле тукыма кисәкләреннән зур йөрәк ясадылар. Ул туган илгә мәхәббәтне, халыклар арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне символлаштырды.

Чараның кунагы – “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Тәлгать Җәләлетдинов булды. Мондый тәрбияви очрашулар балаларда туган илгә хөрмәт, аның тарихына кызыксыну һәм төрле милләт вәкилләренә ихтирам тәрбияләүгә ярдәм итә. Илебезнең киләчәге булган буын өчен бердәмлек һәм дуслык кыйммәтләрен кечкенәдән аңлату аеруча мөһим.

Юлия Вәлиуллина,

Рузилә Шакирҗанова,

Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячеләре

 


Нет комментариев