erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Ноябрьдә Хезмәт хакын вакытыннан алда түләү: ТРда кемгә кагыла

Исегезгә төшерәбез, ике бәйрәмнән тыш, бу атнада татарстанлыларның ике эш көне – 3 һәм 5 ноябрь – бер сәгатькә кыскартылачак

Татарстанның кайбер кешеләре октябрь аенда хезмәт хакын тиешле вакытыннан алда алачаклар. Бу халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу чара кемгә кагыла – "Татар-информ" күзәтүендә.

Бу атнада татарстанлылар берьюлы ике бәйрәм билгеләп үтәчәк – 4 һәм 6 ноябрьдә – бу көннәр эшләми торган бәйрәмгә әйләнәчәк. Димәк, республикада айның 4 нче числосында хезмәт хакы түләнә торган кешеләр аны 3 ноябрьдә алачак.

Моннан тыш, айның 6, 7 һәм 8 нче числоларында хезмәт хакы алучы татарстанлыларга ноябрь аенда аны 5 ноябрьдә түләячәкләр. Шул ук вакытта вакытыннан алда түләү аның күләменә берничек тә йогынты ясамаячак.


Нет комментариев