erid:2VtzquqpS7d
Арча район үзәк хастаханәсе ноябрь ялларында эш графигын хәбәр итте
Арча яңалыклары

Арча район үзәк хастаханәсе ноябрь ялларында эш графигын хәбәр итте

Ашыгыч медицина ярдәме (103 телефоны) һәм стационар тәүлек буе эшләячәк

Арча үзәк район хастаханәсе 2–8 ноябрь көннәренә эш графигын игълан итте. Эш көннәрендә медицина учреждениесе түбәндәге тәртиптә эшләячәк:

  • 2, 3 һәм 5 ноябрьдә – 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;
  • 7 ноябрьдә – 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр.

4 ноябрьдә хастаханәдә терапевт һәм хирург табиблар кабул итәчәк. Шулай ук ЭКГ, процедура, маммография, медицина профилактикасы һәм тикшерү кабинетлары эшләячәк. Пациентларны кабул итү 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

6 һәм 8 ноябрь – ял көннәре.

Шул ук вакытта ашыгыч медицина ярдәме (103 телефоны) һәм стационар тәүлек буе эшләячәк.


Нет комментариев