Арча районының яшь робототехниклары «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган ярышта уңышлы чыгыш ясап, 150 мең сумлык бүләккә лаек булды.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә мини-роботлар сугышы буенча Татарстан Республикасының III ачык турниры узды. Татарстан Рәисе Кубогы өчен 19 районнан килгән 31 команда көч сынашты. Арча данын яклаган «РобоАрск» командасы икенче урынны алды, дип хәбәр итә Арча Укучылар Сарае.
Ярышта авырлыгы 1,5 килограммга кадәр булган мини-роботлар көч сынашты. Катлаулы биремнәрне үтәү өчен катнашучылардан инженерлык осталыгы, тизлек, төгәллек һәм тапкырлык таләп ителде.
«РобоАрск» командасы составында Даниэль Баширов, Ильяр Сабиров, Азамат Хакимов һәм Аяз Вафин чыгыш ясады. Яшь робототехникларның остазы – Ландыш Фидаил кызы Хәкимова.
Икенче урын өчен «РобоАрск» командасына 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Нет комментариев